Рифат Зарипов үзен мактап, яңа җырын тәкъдим иткән
Ул «Көзләрдә мин тоям җәй тәмен» җырын машинада җырлап барган видео куйган.
Рифат Зарипов тамашачыларына яңа җырын да тәкъдим иткән, үзен дә мактап алган.
«Тыңлап карап, фикерләрегезне язып калдырсагыз рәхмәтле булам. „Көзләрдә мин тоям җәй тәмен“ җырының сүзләрен Илһам Якупов, ә көен Айдар Тимербаев язды. Җырлый өметле, яшь, чибәр, акыллы, тыйнак, талантлы артист Рифат Зарипов», — дип язган ул.
Җырчының тамашачылары яңа җырны бик ошаткан, «канәгать» смайликларны исәбе-хисабы юк.