news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов: «Әйткән сүз» («Авыр сүз») җырын башкара

Гөлүсә Шаһбан шигыре, Фирзәр Мортазин көе

news_top
Рифат Зарипов: «Әйткән сүз» («Авыр сүз») җырын башкара

Уйнап кына әйткән сүзләр бар,

Уйламыйча әйткән сүзләр бар.

Уйлап, ләкин чынлап әйткән сүзгә

Тешне кыса-кыса түзгән бар.


Күңел эретерлек сүзләр бар,

Чирдән терелтерлек сүзләр бар.

Гомер буе йөрәк түрләрендә

Саклап йөретерлек сүзләр бар.


Бәхет өчен кайчак сүз җитә,

Ят кешене бер сүз үз итә.

Ә кайчакта авыр бер сүздән дә

Яшәр өчен көч һәм дәрт бетә…


Күңел эретерлек сүзләр бар,

Чирдән терелтерлек сүзләр бар.

Гомер буе йөрәк түрләрендә

Саклап йөретерлек сүзләр бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар