
Җырчы Рифат Зарипов тормыш иптәше Диләрә белән Истанбулга очкан. Пар икесе өчен генә романтик ял оештырмакчы. Рифат Зарипов социаль челтәрдә шул турыда яза.
Аэропортта самолет көткән арада Рифат белән Диләрә арасында кызыклы гына сөйләшү бара.
«Әле 3 көн элек кенә авылга алып кайтып, авылның матурлыкларын күрсәтеп килгән идем. Юк инде, тагын нәрсәдер кирәк», – дип зарланган була Рифат.
«Син дә телисең бит», – дип каршы төшә аңа тормыш иптәше.
«Анысын әйтмә! Сиңа кирәк булып калсын. Менә шул... Хатын-кыз сүзеннән чыга алмый йөрибез шулай... Сез дә шокта, әйеме?» – дип көлә җырчы.