Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов Вадим Захаровның җен ачуын чыгарган

Рифат Зарипов Вадим Захаровның җен ачуын чыгарган

news_top_970_100
Рифат Зарипов Вадим Захаровның җен ачуын чыгарган
ТМТВ каналы Инстаграмга “Сер булып калсын” тапшыруыннан өзек куйган. Анда тапшыруның кунагы - пародияләр остасы, җырчы Рифат Зарипов бала карауның нинди авыр эш икәне турында сөйли. “Бала карауны безнең концерт куюга караганда да зур эш дип саныйм. Бала карау – ул зур эш” – дип әйтә. 

Социаль челтәрдә утыручы хатын-кызларның күңелләре булган. Алар үзләрен аңлаулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерә: 

“Мин Рифатны болай да ярата идем, шушы сүзләреңнән соң тагын да катырак яратам, ай маладис”;
“Бала карауның җаваплы һәм авыр эш икәнен аңлаган ир-атка молодец диясе генә кала. Рифат, син молодец!”;
“Рифат сине бик хөрмәт итәм, хатын-кызны аңлаганың өчен. Син инде бөтен яктан да яхшы, әйбәт кеше. Яратам инде үзеңне. Хатының бик бәхетледер дип уйлыймын, шулай гына була күрсен берүк”, - дип язганнар. 

Җырчы Вадим Захаровның “ Җен ачуларымны чыгара шушы @rifat_zaripov_official, акыллы сүзләр сөйли инде янәсе” дип комментарий калдыруы җитди бәхәс тудырган. Җырчыга хатын-кызлар “һөҗүм” ясаган. 
 
“Сез дә сөйләгез, булдыра алсагыз”;
“Вадимның нигә җен ачуы чыга? Дөрес сүзгәме? Димәк үз гаиләсендә шул темага карата проблемасы булган яки хәзер дә бар . Проблемасы булмаса ул кадерле вакытын монда язып әрәм итмәс иде”;
“Вадим Захаровның Рифат Зариповка җен ачуы чыгуы, ул Рифатның уңышларыннан көнләшә дигән фикер уята”;
“Рифат кебек концертлар куй башта, аннары сөйләрсең”;
“Татар эстрадасында иң кешелекле, тәрбияле, ихтирамга лаек кешегә шундый сүзләр әйтүегез бернинди кысаларга да сыймый”;
“Вадим, коллегаң турында андый сүз язганчы үзенә генә әйтер идең. Сезне нормаль ир-аттыр дип уйлый идем, Рифат кебек булырга әле сиңа...”;
“Сез исерекме?”;
“Бераз “китеп” алган ахры”, - дип язган инстачылар. 

Вадим “ду” килгән ханымнарны тынычландырырга теләп:

“Апа җаным, күңелегезгэ авыр алмагыз, шаяру безнең шулай”, - дип җавап биргән. 

Рифат Зарипов та җавапсыз калмаган: “Вадим, халык арасында БОЛАЙ шаярмыйлар! Мин ихластан сөйләдем! Кемнән, кемнән!? Синнән көтмәдем, Вадим”, - дип язган. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100