Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов Тямаев бүләк иткән көрәк белән кар көри: «Минем инструмент түгел икән»

Артистның унсигез еллап кар көрәгәне булмаган.

news_top_970_100
Рифат Зарипов Тямаев бүләк иткән көрәк белән кар көри: «Минем инструмент түгел икән»
Рамил Гали

Рифат Зарипов йорт каршында кар көрәгән сторислар куйган.

«Үз өемдә ямьле миңа кар көрәү мизгеле дә», — дип җырлыйсы килә. Көрәк тотмаганга 18 еллап вакыт үткән булгандыр инде. Бер дә минем инструмент түгел икән. Миңа «раз, раз, раз, два», — дип әйтерлек микрофон кирәк. Бер дә рәхәт эш түгел икән», — дип сөйли ул көрәк сабын тоткан килеш.

Кар көри торган зәңгәр көрәкне былтыр Фирдүс Тямаев бүләк иткән булган икән.

«Узган елны, пандемияле вакытта бу көрәкне Фирдүс Тямаев бүләк иткән иде. „Дустым, бик авыр булганда көрәккә карап торырсың“, — диде. Менә җиңеләйтеп җибәрде әле. Рәхмәт Фирдүскә, чыннан да ул бүләк иткән көрәк», — дип сөйли артист.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100