
Бердәм тавыш бирү көнендә «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов та катнашты. Ул «Болгар радиосы» студиясендә Татарстанда яши башлавына 20 ел булуын әйтте.
«Бөтен җиргә сибелеп яши торган татарларның кыйбласы - мәркәзебез Казан. Мондагы мохит, җылылык, татарлыкны сүз белән генә сөйләп бетереп булмый. Аны монда килеп күргән кешеләр үзләре тоя. Мисал өчен, безнең Оренбург якларыннан экскурсиягә генә дип килгән кешеләр Казанда тамыр җәеп калалар.
Без Рәсәй буйлап күп төбәкләрдә йөрибез. Башка өлкәләрне үпкәләтәсем килми, тик Татарстан ул – аерым бер матур утрау. Салават абыйның концертында әйткән сүзләре истә калган. «Әгәр Рәсәй - ул зур бер фатир булса, Татарстан анда - вип бүлмә». Аның сүзләре белән тулысынча килешәм», – диде ул.
- Телемарафон иртәнге 8дә башланып китте һәм 22 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.