news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов тамашачысына: «Света, әллә нәрсәләр әйтәсе килә, тик...»

news_top
Рифат Зарипов тамашачысына: «Света, әллә нәрсәләр әйтәсе килә, тик...»
Фото: "Татар-информ" архивы

Концертларының берсендә Рифат Зарипов залда утырган рус милләтеннән булган тамашачылары белән аралашкан. Ничек кенә кызык тоелмасын, Рифатның иҗатын яратучылар арасында татарча аңламаучылар да бар икән. Идрис тә шундыйлардан икән.

Татарча җырлар тыңларга килгән Света белән Рифатка үзен: «Я здесь самый солидный артист, самый главный», – дип таныштырган. «Света, әллә нәрсәләр әйтәсе килә, тик әйтә белмим. Минем рус телем синең татар теле кебек», – дигән ул Светага. Рифат тамашачысына татар телен белергә кирәклеген дә бик кызык итеп ассызыклаган.

Бу видеоны Рифат Зарипов үзенең сәхифәсенә куйды.

«Ә-ә-әй, русчам шулайрак кына шул инде. Мактанырлык түгел шул, җаныйларым. Авыл баласы шул без, мәктәптә укыганда рус телен татарча укып үстек. Хәзерге балалар, киресенчә, татар телен русча укыйлар», – дип сөйли ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар