news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов Сан-Паулуда кемнең йомышын үтәячәк?

Юмор остасы, җырчы Рифат Зарипов Америка, Германия, Италия, Швейцария, Бразилия һәм тагын әллә кайларга гастрольләргә җыена.

news_top
Рифат Зарипов Сан-Паулуда кемнең йомышын үтәячәк?
Дуслары Джим Керри белзән Арнольд Шварценеггер чакырганнар ди үзен. Бу хакта ул Инстаграмына язган.

Әлбәттә, бу көненә күрә шаяру. Әмма безгә ошады. Комментарийларда Рифатның шаяруын тотып алучылар бар. Менә кайбер комментарийлар:

"Нишләп безнең авыл юк?"

"Татарстанга килеп җитәлмәссез микән? Бик важный җырчыга охшагансыз".

"Карта мира"ны яхшы өйрәнгән болар, молодцы!"

"Австралия, Бразилия Рифат Зарипов дигән кеше барлыгын белмиләр дә!"

"Трамп азаккы ике билетны көчкә эләктергән дип хәбәр итте Нью-Йорк таймс".

"Сан-Паулуга биреп җибәрәсе әйбер бар иде, просто Мариягә. Хәбәрләшербез, яме, абый", - дип язган Әбри Хәбриев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар