Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов ни өчен «Мерседес»ны «Лексус»ка алыштыруын әйтте

Тормыш иптәше Диләрәнең «Лексус»та йөрисе килә башлаган. Рифат хатын-кызның теләген аяк астына салып таптамаган — озак уйлап тормыйча, «Лексус» алып кайткан.

news_top_970_100
Рифат Зарипов ни өчен «Мерседес»ны «Лексус»ка алыштыруын әйтте
Рамил Гали

Җырчы Рифат Зарипов ачык микрофон игълан иткән һәм инстаграм дусларының сорауларына җавап биргән.

Бер инстачыны ни өчен Рифатның «Мерседес» ны «Лексус»-ка алыштыруы бик кызыксындырган.

«Үзем дә аңламыйча калдым. Диләрә: «Бар, «Лексус» алып кайт диде. Бардым да, алып кайттым», — дигән ул. Элекке машинасының Пермь якларына китүе турында да язган.

Рифат Зарипов иң яратмаган эшенең эшсез утыру, иң яраткан ризыгының каз ите икәнлеген әйткән.

Кайберәүләр җырчының 2022 елга планнарын белергә теләгән. Бу сорауга җырчы бик романтик рухта җавап биргән.

«2022дә дә, 23тә дә, 35, 45, 75тә дә менә шушы кешене бәхетле итәсе иде. Бөтен хыялым шул», — дип тормыш иптәше Диләрәне күрсәткән ул.

Рифаттан: «Самолетка соңга калганың бармы?» — дип тә сораганнар. Ни өчендер җырчы бу сорауга җавапны Шәрәпҗанның (Рамил Шәрипов) яхшы белүе турында әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100