Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов концерты: дәртле һәм фәлсәфи җырлар, җитез биюләр, Салават абый образы...

Узган атнада алты көн рәттән “Уникс”та җырчы, юмор һәм пародия остасы Рифат Зариповның “Супер шоу 9” исемле концертлары гөрләде. Мин шуның бишенче көнендә булып кайттым.

news_top_970_100
Рифат Зарипов концерты: дәртле һәм фәлсәфи җырлар, җитез биюләр, Салават абый образы...
Салават Камалетдинов

Алдан ук Рифатның администраторы – бертуган абыйсы Илгиз белән элемтәгә кергән идек. Үземне “Интертат” хәбәрчесе дип таныштыргач, концертка килү теләгемне әйткәч, “Килегез, кил, каршы алырмын”, – дигән иде ул. Сүзендә торды, рәхмәт яусын. Бик ачык, гади кешегә охшаган. Рифатның үзе кебек...

Концерт башланырга тора – Рифатның тавышы юк?!

Тамашага ярты сәгатькә алдан килдем. Беренчедән, Рифатны күреп аралашып алырмын дип ниятләгән  идем, икенчедән, үзем шундый пунктуаль кеше. Ләкин концерт башланганчы Рифатны күреп булмады. Администраторы Илгиз: “Әйдәгез, хәзер түгел, тәнәфес вакытында. Тавышы утырган, әзрәк дулкынлана”, – диде. Җырчы кешенең төп коралы тавыш, ләбаса! Әй, Ходаем, әйбәт кенә ерып чыга алса ярар иде инде бу кичне, дип Рифат өчен ихластан үзем дә борчылып, белгәннәремне укып куйдым...

Ә бу вакытта халык тамаша залына әкрен генә агыла иде. Шимбә көн дә булгангадырмы, тора-бара зал шыгрым тулды. Хәер, алдагы дүрт көндә дә халык шактый күп булган диделәр. Бу турыда миңа янымда видеокамерага төшереп торучы әйтте. “Бер атна дәвамында концерт куя. Ә халык һаман килә. Җитмәсә, концерты да өч сәгать ярымга сузыла, башка “сольник”лар  ике сәгать ярымда тәмамлана торган иде. Кәнишне тавыш бетә, көч килгәндер”, – диде төшерүче. Ул да Рифатның бу проблемасыннан хәбәрдар иде.

“Аңа йолдыз чире йокмаган”

Игътибар иткәнегез бармы, гадәттә, концерт-театрларга күбрәк хатын-кызлар йөри бит инде. Ир-атлар диванда аунап калуны хуп күрә. Ә Рифатка ир-атлар да килә икән. Хатын-кызлар белән беррәттән олы-олы абзыйлар, урта яшьләрдәге ирләр, яшь егетләр дә шактый күренде. Шулай да, Рифатның төп тамашачысы – урта һәм олы яшьтәге буын, дип әйтер идем. Хатыны Диләрәнең дә “Интертат” редакциясенә: “Рифат ул, руслар әйтмешли, «умный не по годам». Шуңа да иремнең якын дуслары, аралаша торган кешеләре дә барысы да диярлек өлкән яшьтәге кешеләр. Рифатка, үз яшьтәшләренә караганда, өлкәнрәк буын белән аралашу кызыграк”, –  дип сөйләгәне бар. Тамашачысы да шундый икән.

Алдан килгәч, тирә-ягымда утыручылардан әзрәк сораштырып алырга да өлгердем. Питрәчтән әнисе белән бергә концертка дип махсус килгән Алинә: “Рифатка, Илсөя Бәдретдиновага, Салаватка ел да йөрергә тырышабыз. Ошый. Җырлавы да матур, юморы да мәгънәле аның. Шулай да күбрәк сөйләгәнче, җырласын иде, яңа җырларын ишетәсе килә”, – диде.  

Бераздан  күптәнге бер танышым Ринатны очраттым. “Кем белән килдең?” – дип сораган идем үзеннән. “Без монда унберәү. Бер рәтне тутырдык “почти”. Бөтен гаилә белән “культурный вечер”га килдек”, – диде.

Гөлназ дигән ханым Апастан тиклем концертка дип килгән. “Рифат ел да Апаска килә иде, нишләптер быел белдерүләрендә безнең як күзгә чалынмады. Шуңа күрә, аны күрми калабыз дип, Казанга ашыктык. Гадилеге өчен яратам мин аны, җырчы буларак та, кеше буларак та. Йолдыз чире йоктырмаган бик сирәк артистларыбызның берсе ул”, – диде Гөлназ.

Үзе җырлады, үзе сөйләде, үзе биеде

Шулай аралаша торгач, сәгать алтынчы китеп маташканда тамаша башланганын сизми дә калдым. Сәхнәгә сикереп-очып диярлек Рифат үзе чыкты. “Син дип яши йөрәк” җыры белән башлап җибәрде ул тамашаны. Авызы ерык, нур бөркелә үзеннән. Үзе җырлый, үзе бии. Урыслар әйтмешли, “человек-праздник” инде менә. Нишләптер, аны күрүгә авызым ерылды. (Равил Шәрәфиев, Алмаз Хәмзин, Гамил Әсхәдулла кебек юмор өлкәсендәге легендар шәхесләребезне күргәч, гадәттә, шулай була торган иде.) Рифатның әзрәк кенә дулкынлануы, киреренке халәте сизелде.

Җыр  тәмамлагач, өч телдә: татарча, русча, инглизчә исәнләште Рифат. Бактың исә, нәкъ бер ел элек шушы ук “Уникс” сәхнәсендә шушы ук вакытта шушы ук “Син дип яши йөрәк” җыры белән концертын тәмамлаган булган икән. Менә хәзер шул җыр белән башлап җибәрде.

Алдан ук тавышы әзрәк эчен пошырып торуын әйтүне кирәк дип тапты артист. Бер-бер хәл була калса, Аллам сакласын, кисәтеп куюы хәерлерәк шул. Икенче яктан, әйтмәгән булса, халык аның тавышындагы үзгәрешләрне сизеп тә тормас иде әле, миңа калса. Мәсәлән, шәхсән мин моны алдан белгәнгә күрә генә кайбер җырларда әзрәк кимчелекләрен ишеттем кебек. Белмәгән булсам, ишетмәс тә идем, мөгаен. Аның каравы, ул үзе, тере тавышка җырлый! Бер концертында Рифат шулай сәхнә артында Салават Фәтхетдиновка: “Салават Зәкиевич, тавыш әллә нишләп тора әле”, –  дигән дә, Салават абый: “Борчылма, булмаган тавыш бетми ул”, – дип “тынычландырган” аны.

Рифат концертны үзе алып барды. Теле телгә йокмый инде, малай, җөмләләре шундый төзек, матур, эчтәлекле килеп чыга. Әлбәттә, аңа алып баручы кирәк түгел. Кайбер кеше бит Рифатның җырлавыннан бигрәк, аның сөйләгәнен, кызык-мызыкларын тыңларга дип килә. Авторларга да нык игътибар бирә икән, маладис. Фирзәр Мортазин, Айдар Тимербаев, Альфрет Якшимбетов, Илдар Ногманов кебек авторлар белән тыгыз эшләвен әйтте. Сәхнәдә нигездә аның җиде музыканты, бер бэк-вокалист җырчы кызы һәм үзе булды. (Музыкантларының берсе икенче бертуган абыйсы Илдус, диделәр. Алар гаиләдә өч ир бала.)

Сәхнә дигәннән, сәхнә бизәлеше әллә ни күзгә ташланмады. Истә калганы шул: инглизчә итеп “Р” һәм “З” хәрефләре балкып торды.

Бэк-вокалист кыз үзе генә дә бер җыр җырлады. Казан кызы Лада, дип таныштырды аны Рифат. Мәдәният институтында укый икән. Бик чибәр үзе, тыйнак күренде, тавышы та “чер-чер” түгел. “Язмышларны языйк әле... Хыялларны табыйк әле”, – дип моңланды ул.

Биюче егет-кызларына килгәндә, Рифат әйтмешли, бар да “үзебезнекеләр – татарлар”: Арина (ялгышмасам), Настя, Эдгард һәм шулар арасында бер Айнур. “Безнең милләт бетми ул. Чуваш белән мари исән булсын!” – дип әйтә иде Салават абый”, – дип остазының сүзләрен искә алды Рифат. Гомумән, концерт дәвамында Салават Зәки улы күп тапкырлар телгә алынды. Яратып көлеп, җылы итеп, хөрмәт итеп.

«Салават абый зоопаркында – бөтен эстрада!”

Бер-бер артлы җырлар яңгырый торды, халык алкышларга саран булмады, чәчәк бәйләмнәре белән килүчеләр дә бар иде... Концерт барышында шуны аңладым, Рифатның репертуары төрле. Үзе ул алай дип санамый, кәнишне. “Минем туксан биш процент җырым ярату турында икән”, – ди. Тематика ягыннан, бәлки, шулайдыр да. (Аның бөтен эстрадасында шул бит инде, Рифатта гына түгел.) Ләкин сикереп-сикереп биетә торган җиңелчә җырлары белән беррәттән, уйландыра, моңсуландыра, күзләрдән яшьләр китерә торган бик мәгънәле, төпле җырлары да шактый. Бу кичтә инде халык яратып өлгергән популяр җырлары белән бергә яңалары да яңгырады.

Тамаша дәвамында сөйләгән мәзәкләре мәктәп, тәрбия, ир-хатын мөнәсәбәтләре, хыянәт, көнләшү ише темаларга булды. Гадәттә, билдән түбән төште дип тәнкыйтьләргә ярата бит инде журналистлар. Гомумән, ул яктан, без татарлар – комплекслы халык. Шәхсән минем өчен юмор – бөтенләй четерекле тема. Менә билдән түбән төште, дип тәнкыйтьләргә телем дә әйләнми, кулым да күтәрелми, хакым да юк сыман. Чөнки үзем сәхнәгә чыгып басып  йөзәрләгән кешене көлдереп караганым юк, карасам да, хәлемнән килми. Миңа калса, юмор остасының төп бурычы тормыштан алынган, җәмгыятьтә актуаль булган проблемаларны итагатьле итеп җиткерә белү һәм тамашачысын ихлас көлдерү. Ә Рифатның сөйләгәннәреннән зал рәхәтләнеп шаркылдады. Минем өчен дә, башкалар өчен дә шулайдыр, мөгаен, иң исә калган мәзәк әлеге дә баягы Салават абыйның зоопаркы турындагысы булды.

“Салават абый Казан кырыенда үзенең авыл почмагын булдырды бит инде, беләсез булыр. Янәшәсендә генә зоопаркы да бар. Анда нә-ә-әрсә генә юк аның: ишәк, аю, сарык, кәҗә, сыер, павлин... Әле һәрбер хайванга артист исеме кушкан. Бөтен эстрада шунда! Бервакыт кунакка барган идем. “Әйдә кил әле, бер әйбер күрсәтәм”, – ди Салават абый. Алып керде сарык фермасына. Монда сарыкла-а-ар, шулар арсында яңа туган ике бәрән басып тора. “Матурлармы?” – ди. “Әйе, матурлар”, – дим. “Исем куштым әле боларга да, берсе – Данир, берсе – Рифат”, – ди. (Зал шаркылдап көлә – авт.) Мин көлмәдем. Бәлки башка кешегә кызыктыр, Данирның да көләсе килми. Аннары ишәгенең Элвин Грей икәнен белгәч, тынычландым”, – дип сөйләде Рифат (мин моны алга китеп кенә яздым, бу икенче бүлектә булды).

“Рифатның арыганлыгы сизелә”

Залда Рифатның иң кадерле кешеләре – әти-әнисе дә утыра икән. “Алар концерт карап утырмый инде. Артыгын сөйләмәсә ярар иде, дип эчләре пошып утыралар. “Потому что алар мине белә!” – дип көлдерде Рифат. Ак яулыклы Рәмзия апа белән бик мөлаем Рифкать абыйга тамашачы кул чапты. Үзем күреп тордым, тәнәфес вакытында алар янына килеп, “Шундый ул үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә”, – дия-дия кулларын кысучылар, истәлеккә фотога төшүчеләр дә булды.

Шуларны аралап, тәнәфестә мин дә аларның хис-кичерешләрен белергә килеп кысылдым. “Сөйли белмим бит мин, – дип тыйнак кына елмаеп сүзен башлады Рәмзия апа. – Горурлану катыш дулкынлану, наным. Һәрбер концерты өчен борчылып утырабыз. Аппаратура эшләсен, ут сүнә күрмәсен, тавышы бетеп китмәсен, дип”. Рифкать абый да: “Энә өстендә утырган кебек инде”, – дип кушылды. Шулай да Рифатның әти-әнисе шөкер итә: “Әлхәмдүлилләһи, тамашачы көн дә бик җылы кабул итә”, – дип сөйләделәр Казандагы бер концертын да калдырмыйча карап барган әти белән әни. Аннары алар сәхнә артына уллары янына кереп киттеләр. Мин дә аларга ияреп, Рифатны күреп чыктым. Сөйләшергә бик вакыты булмады аның. Аңлыйм инде, кыска гына тәнәфестә чәйләп, капкалап та өлгерергә, костюмнарны да алыштырырга кирәк шул.

“Хәлләр болай, әлхәмдүллиләһи шөкер. “Чё то” бүген тавыш әллә нишләп китте әле, Казанда бишенче көн бит... Казанга кадәр ике атна Себер якларында йөреп кайттык, ялсыз эшләү нәтиҗәседер инде, салкын тимәде-е-е”, – дип әйтергә генә өлгерде Рифат. Ниндидер бер абзый килеп, аның белән фотога төшәргә дип бәйләнә башлады, мин аларны фотога төшердем, аннары инде сәхнәгә чыгарга вакыты да җиткән иде. Әти-әнисе кебек үк Рифатның да “Әлхәмдүллиләһи” дип сөйләшүенә игътибар иттем.

Сүз уңаеннан, сәхнә артында мин Рифатның коллегасы, дусты Данир Сабировны күрдем (дөресрәге, мин аны беренче бүлек барышында ук залда күреп, янәшә диярлек утырган идем). Аның белән дә гапләшеп аласым килгән иде. “Чәй генә эчеп чыгыйм инде пажалысты”, – дигәч, билгеле, бәйләнмәдем.

Тәнәфестә журналист, продюсер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидады (барлык вазифаларын да санап тормыйм, яме), кыскасы, укытучым Миләүшә Айтуганованы да очраттым. “Беренче бүлеген генә карадык әле. Ләкин бер нәрсә бар, Рифатның күп йөргәне (гастрольләрдән кайткан гына икән) һәм бераз арыганлыгы сизелде. Һәрхәлдә, беренче бүлектә мин шуны тойдым. Ә Казан тамашачысы бит ул күпне күргән, нәрсәдер көтә, яңалык өмет итә. Мин бу концерт турында күп ишеттем: икенче бүлеге нык яхшы, диләр. Баксаң, аның программасында көн саен кунак бар икән. Бүген, мәсәлән, Данир Сабиров кунак булып килгән. Менә бу егетләр бергә эстрадага килеп керделәр, хәзер инде бер-берсенә ярдәм итеп, бергәләшеп эшлиләр. Мин аларның дуслыгына шундый сөенәм. Чөнки телевидениедә эшләгәндә дә без нәкъ менә шундый яшьләрне тәрбияләгән идек, бергәләшеп сәхнәдә эшләрлек булсыннар, дип. Гомумән, Рифатның ел саен үзенчәлекле программасы бар, юмор белән генә чикләнми, фәлсәфи җырлары да шактый. Ә бүгенге зал дөрес урында көлә, дөрес урында уйланып утыра. Бик тәртипле, тыйнак тамашачы, җылы атмосфера, миңа ошый,” – дип сөйләде Миләүшә Ләбиб кызы.  

“Концертның рәсми өлеше тәмам, хәзер кәчтүмне салам”

Шулай итеп тамашаның икенче бүлеге дә башланып китте. Ниндидер киеренкелек беткән иде. Рифат үзе дә: “Концертның рәсми өлеше тәмам, хәзер кәчтүмемне салам”, – дип күлмәктән калды. Тавышы да язылган, җайланган сыман тоелды. Берничә җырдан соң, пакетлар күтәреп, теге көтелгән кунак – Данир Исламбаевич, ягъни без белгән Данир Сабиров сәхнәгә менде. Рифатка күчтәнәчкә шәмнәр белән җиләк-җимеш алып килгән булып чыкты ул. Моның үз тарихы бар икән, ни өчен ир-атка шундый бүләк алып килүен Данир болай дип аңлатты:

 “Безне Рифат белән күп нәрсә бәйли. Без Һади Такташ урамында юл аша гына яши идек. Бик көчле егетләр булдык, такташлардан качып йөри идек. Мин Рифатка рәхмәтле, бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшәдек. Бервакыт шулай, берәр кыз белән мин кайта калсам, Рифат, мин әйтәм, сездә яшәүче егетләрне безгә кертеп, мин теге кыз белән сезгә керсәм... Берәр нәрсә әмәллә инде, дим. Без авыл балалары, кызларны рестораннарга алып барырга акчабыз юк бит инде. Рифат ул яктан маладис булды.  ИКЕАдан алган шәмнәрне кабызып, бер әфлисунны – сигезгә, бер алманы – тугызга, бер кивине җидегә бүлеп, менә дигән “романтический” табын ясап куя иде, хикмәт! Килеп керәсең бит инде, шундый куркыныч фатир да шәмнәр яктысында оҗмах кебек тоела иде... Бу юлы мин аңа шул елларга җавап итеп, җиләк-җимеш һәм шәмнәр алып килдем. Хатыны белән утырып алсыннар әле”.

Данир “Талларым елап кала” һәм тагын дуслар турында бер җыр башкарды. Салават абый белән бәйле такмакларын да укыды. Соңыннан: “Үзен күрсәтергә килгән икән бу димәгез тагын, Рифат үзе әйтте, яме!” – дип залга төшеп утырды. Ул арада сәхнәгә киемнәрен алмаштырып янәдән Рифат чыкты...

Алдагы көннәрдә концертларга, махсус кунак буларак, Марат Яруллин, Ильмира Нәгыймова, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнәр килгән иде, диделәр.

Бер сүз белән әйткәндә, энерджайзер!

Һәберебезгә мәгълүм, ике ел дәвамында артист халкы зал тутырып концерт куя алмады. Пандемия, үзизоляция чорының, тискәре якларыннан тыш, артистлар өчен уңай күренешләре дә булган икән. “Мәсәлән, мин гаилә белән таныштым. Улым Ислам минем белән бик кызыксынган булып чыкты...” – диде Рифат. Туганнарына кунакка йөрүләрен әйтте.

Ураза ае башлану уңаеннан “Изге Җомгада” җыры бик урынлы яңгырады.

Соңгы җырларының берсендә Рифат залга төшеп әйләнде, тамашачы белән кул бирешеп күреште, шул мизгелләрдә бик күпләрнең күңелләре күкәй салды. 

Миләүшә Айтуганова, бүгенге зал тәртипле, тыйнак дисә дә, концерт дәвамында артта кычкырып утыручы берәү бар иде. Әлеге күренеш Рифатның кәефен һич кенә дә төшермәде, ә киресенчә, сәхнә белән тамашачыны бәйләп торды, бербөтен иткән сыман кебек тоелды. “Энерджайзер!” – дип бер сүз белән тасвирлады ул кеше Рифатны. Килешәм.

Әйтергә кирәк, Рифатның быелгы концертында костюмнары ничектер җитдирәк, зәвыклырак тоелды миңа. Алайса аның күлмәк-ыштаннары, гадәттә, сары-мыры, чуарлы-чуклы була торган иде, хәтерлисезме икән. Олыгая, димәк, Рифат, үзе әйтмешли, иллесе якынлаша, Алла теләсә, унҗиде елдан...

Концерт өч сәгатьләр тирәсе баргандыр. Бөтен барлыгым белән сәхнәгә кереп китеп, вакыт карарга онытканмын. Тамаша дәвамында Рифатның талантына да, бәхетенә дә сокланып утырдым, күзләр генә тимәсен берүк. Икенчесе турында ник әйтәмме? Чөнки залда газиз әти-әнисе утыра, янәшәсендә генә ике абыйсы терәк, сәхнә артында хатыны җан атып тора, тиздән кул арасына керә башлаучы улы Ислам йөгереп йөри һәм зал тутырып килгән тугры тамашачысы бар...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 апрель 2022
    Исемсез
    Концерт чыннан да бик шәп!Рифатның гадилеге,тыйнаклыгы ошый.Ул масаймый,эреләнми,үзен өстен куймый.Тугыз ел рәттән карыйм концертын.Уңышлар үзенә.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100