Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов концерты: «Аллаһ» сүзен иң еш кабатлаучы җырчы

Рифат Зариповның бу сезоны 9нчысы икән инде. Әз дә түгел, артык күп тә түгел. Тәҗрибә тупланган, шул ук вакытта иң кызыгы да әле алда.

news_top_970_100
Рифат Зарипов концерты: «Аллаһ» сүзен иң еш кабатлаучы җырчы

Кайбер кешеләр белән бик тиз арада уртак тел табасың, аралашуы да җиңел бирелә. Шаяртуы да урынлы, кирәк чагында җитдилек тә өстәлә. Рифат Зарипов – менә шундыйлардан.

Концерт тиз үтеп китте. Җиңел генә. Мин – кечкенә баласын бик сирәк очракта гына калдырып китә торган ана. Минем кебек әниләр турында Рифат та шаяртып алды. Әйе, борчылам мин: еламыймы икән, ашыйсы килми микән, дим. Никтер менә бала еласа да, мин булганда барыбер аңа тынычрак кебек. Игътибар! Рифатның концертында улымның хәлләрен сорап язу яки шалтырату буенча рекорд куйдым. 5 сәгать дәвамында бары тик 2 тапкыр яздым! «Дөнья мәшәкатьләрен онытып» дигәне – шулдыр. Рифатның чыгышыннан өзелеп, телефонга үрелергә теләмәүдән булды микән бу?! Бер шаяруын да, җырының бер сүзен дә ялгыш кына да ишетми каласы килми иде. Бары тик мари егете Эдгардның гына бию хәрәкәтләреннән ары мимикасына карап, кайчак Рифат икенче планга күчеп куя иде. Вәт артист бу биюче егет! Теге, «иннәги-геннәги» итеп биим дә кереп китәм түгел. Һәр җырда бер кечкенә генә спектакль куя ул. Чиләбе егете Айнур да молодец, тик ул «биюдәше» кебек үк мимика белән эшли белми.

Антракт вакытында өс киемемне алыйм дип грим бүлмәсенә кердем дә Рифатның үз командасы белән «Татар җыры» премиясе турында сөйләшүен ишеттем. Уйлап куйдым шулчак: әгәр дә мәгәр ул премияләрнең атамаларын мин билгеләсәм яки уйлап тапсам, Рифатка «Концертында «Аллаһ» сүзен иң еш кабатлаучы җырчы» дияр идем. Ул аны шундый ихлас итеп әйтә. Менә монда Аллага шөкер, диярмен, ә монда Аллаһ боерса диярмен дип уйламый җырчы, үзеннән-үзе әйтелә ул. Җырчының шушы халәте миңа бик якын.

Өлкән яшьтәге җырчыларның, концерт программасы белән гастрольләргә чыгып киткәнче, «худсовет» аша үтәргә кирәклеген ишеткәнем бар. Әгәр хәзерге вакытта да шушы совет эшләп килсә, хыялланып алыйк, анда мин дә керсәм, Рифатка бу программасы белән һичшиксез татар яшәгән төбәкләрнең күбесен әйләнеп узарга рөхсәт бирелер иде. Тәк, мин күз алдыма китердем, сез дә күз алдыгызга китерегез. Рифат үз программасын тәкъдим итә. Мин, шушы совет вәкиле буларак, бары тик 2 детальгә кагылып китәр идем. Беренчесе, «Ярмәк вагы» биюендә кызларның костюмнары миңа ошап бетмәде. Икенчесе, бэк-вокалист кыз Ладаның («то, что надо» Рифат әйтмешли) чыгышында сүзләренең аңлаешлы итеп яңгырамавы. Ладаны җырчы буларак тәкъдим иткәч, бар игътибар бары тик аңа юнәлә бит инде. Бэк-вокалисткалар, гадәттә, икенче планда кала, тавышлары да артистныкыннан «начаррак» ишетелә (шуңа «бэк» бит инде ул). Лада шуңа ияләшкәндер. Тик минем аның ни дип җырлавын ишетәсем килгән иде. Менә шул. Калганына тел-теш тидерерлек түгел.

Җырлар матур. Тере тавыш! Авторлар әйтелә (монысы тагы да мактауга лаек!). Рифатның җыр башында: «О-о-о-о!» – дип әйтүе истә калган әле. Менә дигән «фишка». Күлмәкләр, костюмнар матур (теге бер биюдәге кызлар кигән костюмнардан кала). Менә хәзер санап карадым, артистлар бер 3-4 тапкыр алыштыргандыр өс киемнәрен. Яхшы бит, ялкытмый. 


Концертлар арасында дискәтүккә охшаучылары булгалый. Сәхнә янындагы мәйданчыкка төшеп, сезнең дә биегәнегез бармы?! Минеке юк. Ни гаҗәп, концертта яңгыраган җырларның 86 проценты тиз ритмлы булса да, тамашачы биергә төшмәде. Бу – зәвык турында сөйлидер, җәмәгать. Өстәге рәтләр ахырга таба биеделәр, әйе, тик сәхнә янында «кучка» оештыру күренеше булмады. Сөйләшкәләп алдым, бер 10 кеше белән аралаштым, дип алсак, шуның икесе – укытучы, өчесе – тәрбияче, табиблар да бар. Һәм үзара халык татарча аралаша. Зариповның концертына ниндирәк тамашачы йөрүен чамалыйсыздыр.

Рифатның бер фикере исемә төште. Журналистлар күп очракта бары тик үз фикерен генә язалар, ди ул. Репортажны журналист кына түгел, һәр тамашачы язарга мөмкин. Бары тик беренчесеннән күбрәк профессиональлек таләп ителә. Татар телле матбугатның барысын да диярлек укып баручы буларак әйтә алам: Рифат турында артык тискәре фикер яки сүгү сүзләрен укыганым юк. Минем дә аның чыгышы турында начар фикерләп язганым булмады. Тамашачының да зарланганын ишетмәдем. (Концерт тәмамлангач, Рифатны фотога төшәр өчен көткәндә генә ухылдадылар). Ә менә артистның иҗатын күзәтеп барып та, концертка килмәүчеләр ике сәбәп буенча зарлана. Беренчесе, кассада билетлар бетүе. Ә икенчеләрен билет бәясенең хакы канәгатьләндерми. Чаллыда билет бәясе 700-1200 сум. Вәт шул.

Язып үтүемчә, Рифатның үз тамашачысын сөендереп йөрүенә 9 ел. Үзе әйтмешли, «дуслар» дип эндәшерлек тамашачысы да бар аның. Хәзер халык бик «сырлы» һәм акыллы. Фальшьны тиз арада отып алалар. Әгәр дә хет 5-6 кеше концертыңа елдан-ел килә икән, бу – күрсәткеч. Мин дә алар рәтендә. «Тәк шту» мин дә – Рифат Зариповның дусты. Аллаһ боерса, киләсе елга юбилей дигән сүз ич инде. Менә, әйтик, бер өченче дистәне тутыргач, «гүпщем» туганнар булып бетәрбез әле. Бирсен Ходай!

Өс киемемне алырга дип грим бүлмәсенә кердем, дип язган идем. Чаллыдагы Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы Татарстанда суык заллар буенча беренче «бишлек»кә керәдер. Әгәр шундый исемлек төзәсәләр инде. Мин уйладым да, тун киеп утырып булмас, этикет буенча дөрес түгел дип, палантин гына бөркәндем. Әмма залда бүрекләрен дә салмаган түтиләр бар иде.  

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100