news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов җимеш агачларын өшетмәс өчен шәп ысул күрсәтте

news_top
Рифат Зарипов җимеш агачларын өшетмәс өчен шәп ысул күрсәтте
Фото: "Татар-информ" архивы

Татар эстрадасы артисты Рифат Зарипов үз йорты белән яши, ул бакчасындагы агачларны күмәкләшеп төреп куюларын күрсәтә. Кар яву, кинәт салкынайту сәбәпле, җимеш агачларының чәчәкләрен ничек тә саклап калырга тырышалар.

«Җәмәгать, сез алмагач һәм чияләрне ничек саклыйсыз ул? Менә «Бисмилләһ» әйтеп, белгәннәрне укып, төреп куйдык. Кар оча, салкын. Чәчәк аталар, дип көтәсең дә. Менә шулай апрельдә кыздыра да, майда кар ява инде. Рәхәт әйбер түгел. Шушы агачлардан җимеш аласы килә бит әле», – дип сөйли ул.

Аннары артист бригадасын күрсәтте: «Әти, әни, Илгиз абый һәм без – «любоегызның» бакчасын барып төрәбез. Тәҗрибә бар, чакырыгыз, киләбез. Кырау алмасын инде», – дип сөйли ул уены-чынын бергә кушып.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар