Рифат Зарипов хатынын алыштырырга тели?
Эстраданың яшь, энерджайзер җырчысы Рифат Зарипов хатыны Диләрәне алыштырырга булган. "Татар баеса, хатын алыштыра" дип язган ул үзенең "Инстаграм"дагы "бит"енә.
Рифат хатынының кибеттә тун киеп төшкән фотосын элгән дә: "Татар баеса, хатын алыштыра" диләр. Хатынны алыштырырга акча юк, шуңа күрә хатынның тунын гына алыштырырга булдым", - дип язган.
Шулай ук "Матурмы? Килешәме? Дөрес бәяне сез бирәсез бит", - дип өстәгән.
Тамашачылары белән беррәттән, Рифатның сәхнә дуслары да Диләрәгә комплиментлар яудырган.
Шулай ук "Матурмы? Килешәме? Дөрес бәяне сез бирәсез бит", - дип өстәгән.
Тамашачылары белән беррәттән, Рифатның сәхнә дуслары да Диләрәгә комплиментлар яудырган.
Укучылар, Рифатка күп киңәшләр биргән.
"Татар баеса, хатын алыштыра, хатын баеса - тун алыштыра" булып чыга түгелме.
"Рифат, сиңа акча юк дип әйтергә килешми. Җиткерә алмыйм диген".
"Тунын белмим, хатының бик чибәр".
"Хатынның туны - ирнең бите инде ул".
"Минем киленнең дә шундый тун. Алып бир, дошманнарга үч итеп кисен хатының".
"Килешми, чәшке тунга җитми инде".
"Рифат акыллым, беренче хатын үзеңнеке, хатын ул бер генә ул, гаиләңне сакла, б...ләр күп ул".