Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов хастаханәгә эләккән

Җырчы температура һәм тамагы авыртып, “капельница” астында ята.

news_top_970_100
Рифат Зарипов хастаханәгә эләккән

Татар эстрадасының энерджайзер җырчысы Рифат Зарипов хастаханәгә эләккән. Бу хакта ул үзенең “Инстаграм”ында хәбәр итте.

“Хөрмәтле дуслар! Хөрмәтле подписчиклар! Бу кыяфәттә сезгә күренәсем килмәгән иде, әлбәттә. Бүген безнең Раевкада концерт булырга тиеш иде. Кызганычка каршы, әз генә кичектереп торабыз. Чөнки әле һаман терелеп бетеп булмый. Температурасы гына булса, йөри идем, тамакка да бәрде дә, ни җырлап булмый, ни сөйләп булмый. Аңларсыз дип ышанып калам. Раевканы без 18 февральгә күчердек. Аныңча терелеп бетәм. Терелеп бетәм, Алла боерса, минем өчен борчылмагыз. Исән-сау булсак, күрешербез. Иң мөһиме исәнлек. Грипп йөри, дуслар, үзегезне саклагыз!” – дип мөрәҗәгать итә Рифат.

Рифатның хәленә керүчеләр арасында җырчылар да бар. “Братан, без синең белән. Ул Раевка урыны шундый ахры. Анда килсәм, мин дә чирлим!” дип язган Фирдүс Тямаев.

Әнвәр Нургалиев исә: “Мин бүген кайтам Раевкага. Аңлатырмын тамашачыга. Энекәш авырып тора диямен. Давай, держись, брат!” дип хәбәрен калдырган.

Рифат хастаханәдә озак ятарга җыенмый. “Иртәгә Миякәдә буламы концертыгыз?” дигән сорауга ул: “Аллаһ теләсә, булыр кебек” дип җавап язган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100