news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов Фирдүс Тямаевка яңа барабанчы тапкан

«Нәкъ Фирдүскә яраклы, унбиш елдан өлгерә», - дип яза инстачылар, яңа барабанчыны күреп.

news_top
Рифат Зарипов Фирдүс Тямаевка яңа барабанчы тапкан
Рамил Гали

Шушы арада Фирдүс Тямаев инстаграмда төркеменә гитарачы һәм барабанчы егетләр кирәк булуы турында игълан биргән иде. Рифат Зарипов сәхнәдәшенә ярдәмгә ашыккан. «Фирдүс, брат, синең рекламаны ишеттек. Менә, нинди шәп барабанчы таптым сиңа. Малайны җибәрәм. Улым, уйнап күрсәт әле әйбәтләп! Менә болар әзер музыкантлар. Кирәк дисәң, җибәрәм. Бәясен сөйләшербез, яме», — дип пост куйган ул инстаграмга улының барабанда, ә икенче баланың гитарада уйнаганын төшереп. «Көз көне боларны Лепс чакырган иде», — дип тә өстәгән.

«Нәкъ Фирдүскә яраклы, унбиш елдан өлгерә», «Исламны алсаң — уңарсың, Фирдүс», «Булдыра, Ислам, әтисеннән калышмый», «Менә яңа төркем төзелә. Кәрим — җырлап-биюче, Ислам — барабанчы. Булдыралар, иҗади уңышлар сезгә», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар