Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов ферма ачарга җыена!

Рифат Зариповка һәрвакыт үзенчәлекле бүләкләр ясыйлар.

news_top_970_100
Рифат Зарипов ферма ачарга җыена!
Лаешта узган концертында Рифатка үрдәк бүләк иткәннәр. Лаеш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе сәхнәгә чыгып болай ди: "Арча районындагы концертыңда әтәч бүләк иттеләр. Әтәчтән соң, Чистайда каз бирделәр. Без дә Арча, Чистай районнарыннан ким түгел. Лаешта кошчылык фабрикалары үсеп килә. Уйладык, уйладык та, Лаеш халкы исеменнән үзенчәлекле бүләк бирергә булдык! Сәхнәгә үзен чакырыйк әле", - дигәч, сәхнәгә тәпиләп үрдәк чыга.

"Җәмәгать, мин тиздән ферма ачам. Әтәч бар, каз бар, бүген үрдәк бирделәр! Тагын нәрсә көтә икән мине алда?" - ди Рифат Зарипов.

Моңа карата Инстаграмда кызыклы фикерләр әйткәннәр: "Яңа елны бергә каршылыйк әле быел, брат! Табыннарыгыз бигрәк мул булыр кебек!", "Инде тутырылган күркә алып бирерләр", "Берәрсе Яңа ел символы итеп эт бүләк итәр", "Рифат, җыела бит әкрен генә", "Егетләр, әтәчнең хәленә керегез. Икенче концерт кайда - тавык бүләк итегез. Әтәч бит ул горемда яшәп ияләнгән, авырдыр".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100