Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов: «Эстрадада булган конкуренциянең миңа кагылганы юк»

Рифат Зарипов бүген татар эстрадасындагы «топ» җырчылар рәтенә керә. Лаеклы дип табылып, аңа Татарстанның атказанган артисты исеме дә бирелде. «Интертат»ка ул иҗаты һәм гаиләсе турында сөйләде.

news_top_970_100
Рифат Зарипов: «Эстрадада булган конкуренциянең миңа кагылганы юк»

Рифат, сезон саен тамашачылар саны артамы?

Пандемия чорында ике ел өйдә яттык, Башкортстан яклары да ябык иде. Бу сезонда гыйнвар аеннан башлап майга кадәр башкорт туганнарыбыз ягында йөрдек. Берәр атнага гына Чаллы белән Казанга гына кайтып, кире киттек. Тамашачылар саны артып тора, Аллага шөкер, артка чигенү юк. Себер якларында да безне көтүчеләр бар. Татарстанның күп районнарына чакыралар. Көз аеннан башлап Россия төбәкләре буенча «сәяхәткә» чыгып китәбез, Аллаһ боерса. Татарстаныбыз районнарында да булачакбыз. Тамашачыга рәхмәт сүзләрен белдерәм. Тамашачылар мине күтәрде һәм әле дә төшерми.

Сезоннан канәгать калдыңмы?

Әлбәттә, концертлар бик сагындырган иде. Мин бит җыр, иҗат белән яшим. Күрештек, сөйләштек, җырлаштык, бергәләп күңел ачтык. Өйдә ята-ята арылган иде инде. Иҗат кешесенең илһам чыганагы – тамашачылар!

Киләсе сезонга әзерлек башландымы?

Минем бер дә ял иткәнем юк. Менә хәзер җәй буе яңа сезонга әзерләнәчәкбез. Клип төшерергә план бар. Атнасына бер-ике тапкыр команда белән җыелып, репетицияләр ясыйбыз. Нидер өстәлә, нидер, киресенчә, төшеп кала. Яңа костюмнар тектереп, яңа программа булдырып, әкренләп киләсе сезонга әзерлекне башлап җибәрергә исәп.

Эстрадада конкуренция артамы?

Яшьләр, артистлар чыгып тора. Яңа тавышлар ишетелә. Әмма аерым бер команда белән гастрольгә йөрүче артистлар күп түгел. 10-15ләп бардыр, бәлки. Миңа шәхсән ул конкуренциянең кагылганы юк. «Карале, бу бит миңа конкурент», – дип борчылып утырганым бер дә юк. Ризыгың булса, була ул, әйткәнем бар бу хакта. Әгәр татар телендә җырлаучы, безнең мәдәниятебезне, сәнгатебезне үстерүче сәләтле кешеләр саны күбәя икән, моның өчен шатланырга гына кирәк бит. Алар бит рус эстрадасына күчмәгән!..

Атказанган исемен алгач, җаваплылык хисе арттымы?

Исемле булганчы да җаваплылык хисе бар иде миндә. Мин һәр сүземне үлчәп сөйлим, тамашачының кадерен беләм. Алар бит хөрмәт итеп мине тыңларга килгән. Атказанган булгач, шушы исемгә тап төшермәскә дип максат куйдым үземә.  

Икенче тапкыр әти булырга җыенмыйсыңмы әле?

Бездән генә тормый шул ул. Аллаһ Тәгалә бирсә, насыйп итсә, бик теләп кабул итәчәкбез. Бала – Аллаһ Тәгалә бүләге, диләрме әле?.. Мин кабат әти булырга теләр идем әле.

Хатыныңның кире сәхнәгә кайту планы юкмы? (Рифат Зариповның хатыны биюче).

Юк, хәзер инде аның башка эшләре бар. Әйтеп караган идем бер, кире кайтырга исәбем юк, диде.

Сине мәҗлесләргә алып баручы буларак чакыралармы? Ризалашасыңмы?

Чакыралар чакыруын, мин генә ризалашмыйм. Хәзер биш-алты еллап мәҗлесләр алып барганым юк инде. Татарда оста итеп алып баручылар бар. Минем аңа вакытым да юк. Һәркем үз эшенең остасы булырга тиеш. Ә җырчы буларак чакырсалар, бик теләп киләбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100