news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов Яңа ел белән су кереп котлый:«Тирәдәге крысаларны безнең яннан алып китсен»

news_top
Рифат Зарипов Яңа ел белән су кереп котлый:«Тирәдәге крысаларны безнең яннан алып китсен»
социаль челтәрләр

Рифат Зарипов дусларын Яңа ел белән үзенчәлекле итеп котлаган. Җырчы бәйрәмне гаиләсе белән Таиландта каршылый. Зәп-зәңгәр океанда су керүче җырчыдан тормыш иптәше Диләрә: «Әтисе, ничек соң, Яңа ел атмосферасы бармы?» – дип сорый.

Әлбәттә инде, Рифат Зариповның кәефләре һәркем көнләшерлек.

«О-о, рәхәт! Беренче тапкыр болай итеп Яңа елны каршы алам. Барыгызны да 2025 ел белән тәбрик итәм, һәрберебезгә исәнлек-саулык, иминлек телим. Ил-көннәребезгә тынычлык бирсен Аллаһы Тәгалә. Һәммәбезгә дә шундый мөмкинчелекләр бирсен, диңгезләргә, оеканнарга килеп, утрауларда матур итеп ял итәргә насыйп булсын. Елан елы матур тормыш алып килсен һәммәбезгә дә! Тирәбездә йөргән «крыса»ларны безнең яннан алып китсен», – дип җиткерә ул язылучыларына үзенең матур теләкләрен, су керә-керә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар