«Гадәттә татар клиплары урман эчендә, бер дә булмаса, каен янәшәсендә булырга тиеш. Кәчтүм җилкәгә куелып җырланырга тиеш», – дип, шаяртуын кушып, Рифат Зарипов яңа җырын тәкъдим итте.
Үкенечкә калган мәхәббәт турындагы «Бүләк ит син» җырының сүзләрен Айдар Минһаҗев, көен Айдар Тимербаев иҗат иткән. Аранжировкасын Илдус Дәүләнов ясаган.
«Шәп җыр. Имәннәр янында яисә усаклар янында төшерергә ярыймы икән ул?»;
«Рифат, җырың искиткеч. Молодец! Үзеңне яратам, җырларыңны, йөрешеңне яратам. Гел яңа-яңа җырлар»;
«Берсеннән-берсе шәп хит. Әле көне буе яшьлегем урамнарын тыңлап туеп булмый. Инде тагын яңа җыр. Рифат – супер»;
«Ай матур җырлый да бит, җаныкаем. Җыры да әйбәт», – дигән сүзләр язып калдыручылар бар җырчыга.