Рифат Зарипов бер җырның үзәк өзгеч тарихын сөйләп бөтен тамашачыларын елаткан
Әлеге язмыш турында Илсөяр Иксанова шигыренә Айдар Тимербаев көй иҗат иткән.
Рифат Зарипов үзенең бер концертында «Калдырма дисәм дә, китәсең» дигән җырның язылу тарихын сөйләп, бөтен тамашачыларын елаткан.
«Хәзер җырланачак җырны бер сүз дә әйтмичә җырласам, хисләремне җиткерә алмам.
Концерттан соң минем яныма бер апа килеп үзенең язмышын бәян итте.
«Миңа бик күп хатлар килә дип әйткән идең. Мин сиңа хат язып тормыйм. Сиңа үз язмышымны бәйнә-бәйнә сөйлим дә, син шуңа багышлап бер матур җыр җырларсың. 17 яшемдә күрше чуаш егет Мишадан ике игезәк бала таптым. Әти көн, өч төн каеш белән дә, кул белән дә елый-елый, елата-елата кыйнады. Кяфердән кяфер таптың, гаиләбезгә тап төшердең, син оятсыз диде. Җәһәннәмдә яшим дип уйладым. Хастаханәдән яңа чыгуыма карамастан, туганнардан бик күп сүзләр ишетергә туры килде. Аның өстенә полиция килеп, сорау ала, әллә кайларга кул куйдыра башлады. Үз халәтемне үзем аңламый торган вакыт иде. Хәзер инде аңладым, балигъ булмаган баланы көчләде дип Миша өстеннән гариза яздырганнар икән.
15 ел бирделәр аңа. Көн саен диярлек Мишага хат яздым. Бер сәлам хаты булмады. 10 ел булды дигәндә бер хат килеп төште. Минем ул хатны алуларым, тоюларым. Күземнән яшьләр сибелеп акты. Ачсам, бер генә сүз язылган: күралмыйм. Минем аркада төрмәдә утырганын аңлаган, туганнары җиткергән күрәсең. Ә мин аны көттем. Ниләр генә әйтмәделәр, ул кайтмый, кайтса да синең белән булмый. Син бит әле яшь, балаларыңа әти, үзеңә ир кирәк диделәр. Барысын да кире кактым. Чөнки җаным-тәнем белән Мишаны яраттым. Аңа тугры булып, аны гына көттем. Балалар белән башка чыгып, үзебез генә тормыш көтә башладык. Балалар үсеп буйга җиттеләр. Аларның чыгарылыш кичәсе көнне Мишаны да чыгарачакларын ишеттем. Өйдә түгәрәк табын ясап, бәлки кереп чыгар дип көттем. Кайтты, әмма өйгә түгел, туры зиратка кайтты.
Малайларым мотоцикл белән чыгарылыш кичәсенә киткәннәр иде. Шуннан кайтканда КАМАЗ шоферы абайламыйча балаларымны таптады… Балаларыбызны җирләдек.
Мин көн саен диярлек зиратка йөрдем, балаларыма дога кылдым. Миша белән дә шунда очраша идек. Көн дә иртән зират аша уза идем. Берсендә барсам, Миша юк. Кич бардым, кич тә юк. Туганнары аның бик яман чир белән хастаханәдә ятканын хәбәр иттеләр. Шунда ук хастаханәгә киттем, кочаклашып елаштык. ««Миша җаным, кайт, соңгы минутларны бергә уздырыйк. Синнән башка беркемем дә юк», — дидем. Миша ислам динен кабул итеп, исемен дә Мөхәммәд дип үзгәрткән булып чыкты. Бик кайтыр идем, җаным, ике атна вакытым гына калды шул», — диде. Ике атнадан аз гына озаграк яшәде», — дип сөйләде дә, бу апа чыгып китте.
Без тулы төркем белән баганага терәткәндәй басып калдык. Шушы хәлләр күпмедер вакыт күңел кылларын тибрәтеп йөргәннән соң, Казанга кайтып, аның турында дустым Айдар Тимербаевка сөйләдем. Ул бу язмыш турында Илсөяр Иксанова шигыренә җыр иҗат итте»», — дип сөйләгән Рифат Зарипов.