Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов: "Балакаем, концертың бик әйбәт булды, ләкин теге әйбереңне сөйләмә, диләр"

Татар эстрадасында берьюлы җырлый да, сөйли дә, алып бара да белгән артистлар бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – популяр артист Рифат Зарипов. Гастрольләрдән кайтып керми торган, мәңге армас-талмас Рифатны, ниһаять, "Татар-информ" редакциясендә күрү бәхетенә ирештек.

news_top_970_100
Рифат Зарипов: "Балакаем, концертың бик әйбәт булды, ләкин теге әйбереңне сөйләмә, диләр"


- Рифат, “Татар җыры”нда син “Универсаль артист”, ТМТВ премиясендә “Уникаль артист” исеменә лаек булдың. Син үзеңне, беренче чиратта, кем дип саныйсың – артист, юморист, алып баручымы?

- “Универсаль” белән “уникаль” нәрсәсе белән аерыла икән соң ул? Аллаһы Тәгалә тарафыннан азмы-күпме җыры да, сөйләве дә бирелгәндер инде. Мин үземне җырчы дип тә, актер дип тә, алып баручы дип тә әйтә алмыйм. Алар миңа һәрберсе өлеш-өлеш бирелгән. Кайсы тамашачы сөйләгәнне, кайсы җырлаганны тыңларга киләдер. Кемгәдер сикереп йөрүем ошыйдыр, ә кемгәдер бөтенләй ошамыйдыр. Миңа барысы да бик якын.

"Үземнең образны да белми идем"

- “Кайсы тамашачы сөйләгәнне тыңларга килә”, дисең. Безнең халыкка нинди юмор кирәк? Гомумән, бездә юморны аңлыйлармы?

- Аңлый, нишләп аңламасын?! Юморың юмор төсле булса, билдән түбән булмаса - аңлый. Соңгы арада гаилә белән карый торган концертлар бик аз. Анда яки баласы гына, яки әтисе генә бара ала, әнисе бара алмаска мөмкин. Әти-әнисе баласы белән карый торган концертлар бик сирәк. Кайвакыт концертта артыграк сүзләр дә чыгып китә. Беренче концертларны башлаганда, минем үземнең дә шулай булгалады. Хәзер узган концертларны карыйм да, менә монда кирәкмәгән сүз, менә монда артыгын әйткәнмен дим. Чөнки ул вакытта мин үземнең образны да белми идем. Кем мин, мин нәрсә эшләргә тиеш? Җырларга, биергә, сөйләргә тиешме? Миңа оятсыз яки акыллы әйбер сөйләргәме? Мин шигырь сөйләргә тиешме? Анда ябышасың, моннан да эләктерәсең, кешенекен дә кабатлыйсың. Кызык булыр дип, оятсыз әйбергә дә кереп карыйсың. 

Беренче елны 168 концерт куйдык, шуның 120се – Татарстан авылларында булды. Иң дөрес фикерне авылда әйтәләр. Хәтта концерт тәмамлангач, апалар кереп: “Балакаем, концертың бик әйбәт булды, ләкин теге әйбереңне сөйләмә”, - дия иде. Яки монысы яхшы, тегесе начар булды, диләр. Дөрес фикер, туры фикер – иң әйбәте! Шунысы шатландыра иде. Аннан әкренләп үземә нәтиҗәләр ясый башладым. Бүгенге көндә мин көн кадагында булган актуаль мәзәкләр сөйлим. Анекдот түгел, алар тормыштан алынган. Балалар бакчасында, мәктәптә булган кызык хәлләр турында Интернет челтәрендә бик күп язалар. Бүгенге дөньяга күзеңне ачып карасаң, билдән түбән булмаган кызыклар да буа буарлык!

- Идеяләрне каян аласың? Башка халыкларның юморын карыйсыңмы?

- Башка халыкларның юморын түгел, үзебезнең аяк астында булган татар концертларына барырга да вакыт юк. Сентябрь ахырыннан концертлар башлана. Аена 25-27 концерт куела. Алар майга кадәр бара. Иң әзе декабрьдә булды – 22 концерт куйдык. Майда концертлар беткәч, авылга кайтып ял итәбез яки Төркиягә барабыз. Бөтен артист та шулай бит инде. Бер-ике атна ял итеп кайтасың да, яңа җырлар яздыра, программа уйлый башлыйсың. Кеше концертын карарга да вакыт юк. Буш көнем бар икән, Г.Камал театрына барырга тырышам. Анда рәхәт, онытыласың.

- Үрнәк итеп күргән юмористларың бармы?

- 3-4 ел эчендә беркемне караган да, күзәткәнем дә юк. Бәлки бу зур минус яки, киресенчә, зур плюстыр. Кешене карап, кабатлану да башлана бит. Элек Задорновны карый идем, аның мәзәкләре кыска, эчтәлекле һәм берничә мәгънәдә, кем ничек аңлый. Юморны бөтенләй аңламаган кешеләр дә бар. Андый кешеләргә яшәргә дә авырдыр инде ул. Озын итеп сөйли торган, сөйләгәндә, буталып, сүзнең нәрсә турында барганы да онытылган, ахыры кызык булырга тиеш иде, дип тәмамлана торган юмор юмор түгел бит инде ул?! Үзебезнең юмористлар - 40 ел буе сәхнәне тотучы “Мунча ташы” театры бар. Алар – легенда.

"Елашып утыра торган иҗатташ дустым юк"

- Зур сәхнәгә аяк басуыңа ничә ел булды?

- 2005 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына Салават абыйның факультетына укырга килдем. Сентябрьдә укый башладык, ә 7 октябрьдә Шәмси абыйлар, Илфак абыйлар оештырган “Кыек шәүлә” төркеме - Әбри Хәбриев, Данир Сабиров, Алия Нугаева, Зөлфия Минһаҗева, Илсөя Бәдретдинова (алар заочниклар, без – очниклар) белән берләшеп чыгып киттек. Шәмси абый биргән образны өйрәндем, ятладым да беренче тапкыр гастрольгә киттем. Аннары Данир белән туйлар, юбилейлар уздыра башладык. Аннан соң Илсөя Бәдретдинова белән эшләдек. Илсөягә алып баручы кирәк түгел, үзе алып бара. Мин исә җырладым, юмор сөйләдем. 2009 елда укуны тәмамлагач, Салават абый алып баручы буларак, үзенең театральләштерелгән концертына чакырды. 4 ел аның белән эшләгәннән соң, Аллага тапшырып, үзебезнең арбаны булдырдык. “Балакай, үзеңә эшләргә вакыт”, дип өстән сигнал килгәндер инде. Аллага шөкер, уңышлы булды. Мәктәп елларыннан ук остазларым әйбәт иде. Аларның барысы да шәхес! Татар эстрадасына, татар сәнгатенә зур эз, зур өлеш, зур фундамент салган кешеләрнең дәресләрен, нәсыйхәтләрен, хәер-фатыйхаларын алу ун миллионны да алыштырадыр.

- Рифат, син бүгенге көндә популяр артистлар рәтендә. Артист популяррак булган саен, аңа карата башка җырчылар тарафыннан кыен караш сизелә башлый. Синең очракта бу күзәтеләме?

- Күңел хәерчелеге, күңел байлыгы, дибез. Минем күңелдә беркемгә карата да көнчелек юк. Ак көнләшү, кара көнләшү бар, диләр. Ак булса да, көнләшү инде ул барыбер. Миндә ак көнләшү дә, кара көнләшү дә юк. Кирәге дә юк. Ул чир бит инде. Артистларның һәрберсен дә иҗатташ дусларым итеп кабул итәм. Олы буынга хөрмәт белән карыйм, яшь буынны, руслар әйтмешли, “уважать” итәм, ягъни шулай ук хөрмәт итәм. Аралашып торабыз, бер-беребезне туган көннәр белән котлашабыз, мөмкинчелек булганда, концертларыбызга йөрешәбез. Күңелне, җанны ачып, кочаклап, елашып утыра торган иҗатташ дус юк. Ул беркемнеке дә юктыр.

- Үзең турында гайбәт сүзләр ишеткәнең бармы?

- Ишеткәнем юк. Үземә килеп ирешкәннәре дә юк. Булмады да, булмасын да инде.

- Синең турында “Рифат – бай”, дигән сүз ишеткәнем бар. Син үзеңне бай кешегә саныйсыңмы?

- Аллага шөкер, сәламәтлегем бар, әти-әнием исән-сау, абыйларым, гаиләм, улым бар. Яшәргә урыныбыз, ашарга ризыгыбыз, кияргә киемебез, азмы-күпме дәрәҗәбез бар. Матур илдә, матур җирдә яшибез, шуңа шатланып туя алмыйм. Байлыкны төрле кеше төрлечә аңлыйдыр. Миллионерга миллион, хәерчегә тиен җитми, дигән кебек. Мин акча байлыгын байлыкка санамыйм. Сүз дә юк, кирәк, бүгенге тормышта бигрәк тә кирәк ул. Акчасыз эшли дә, яши дә алмыйсың. Тик акча белән генә дә булмый. Күңел байлыгы булсын иде. Кайбер иҗат кешеләре төшенкелеккә бирелә, үземнең якын танышлардан да беләм. Бөтен әйберләре дә бар, әмма күңел тынычлыгы юк. Шул әйбердән куркам, Аллаһы Тәгалә күрсәтмәсен, әти-әниемнән, туганнарымнан, гаиләмнән, тамашачылардан аермасын. Бу – минем өчен иң зур байлык, зур көч.

"Билет алып килгән кешене синең чирле булуың дулкынландырмый"

- Концерт көнендә чирләп китсәң, каян көч, илһам аласың?

- Һава торышы кебек көн дә кояш, яки яңгыр булып тормый. Беркемне күрәсе килми, кычкырып елыйсы килгән, күңел тулган чаклар була. Күз дә тиядер. Яратып карасалар да, яратмыйча карасалар да күз тия бит. Төрле кеше, төрле энергетика, төрле көч бар. Концерт башланыр алдыннан белгән догаларымны укыйм, Аллаһы Тәгаләдән көч-куәт, кодрәт сорыйм, ялварам, үземне өшкерәм. “Ярдәмеңнән ташлама, сиңа гына ышанам”, дип сәхнәгә чыгам. Өч сәгать вакыт рәхәт уза, сызлаган аяклар да онытыла, умыртка баганалары да турая. Бигрәк тә тамашачылар кул чапса, эреп китеп, май булып, рәхәтләнеп эшлим! Билет алып концертка килеп утырган кешене синең чирле, авыру булуың дулкынландырмый. Тамашачының ни гаебе бар? Сәхнәгә чыктың икән, эшләргә тиешсең. Аның законы бер.

- Концертың өзелгән яисә бөтенләй куелмаган очраклар булдымы?

- Узган ел Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә концерт барганда, тавыш бетте. Аңа кадәр 3 көн чирләп яткан идем. Концертны кичектермәс өчен нәрсә генә ашамадык, нәрсә генә сыламадык. Чирле тавыш белән җырларга да, сөйләргә дә ярамый, диләр. Шулай да концертны өзмәдек, ләкин ахырга таба тавыш бетте. Бернинди фонограммасыз җырладым, тамашачыны алдамадым, ничек бар, шулай аңлаттым. Бу хәл бер тапкыр гына булды. Ә икенче көнне буласы концертны язга күчердек.

- Хәмдүнә Тимергалиеваның һәм башка күренекле артистларның сәхнәне фонограммага җырлаучы артистлардан чистартырга кирәк, дигән сүзе белән килешәсеңме?

- Фонограмманы бөтенләй сызып атарга кирәкми, аның төрле урыны бардыр. Әйтик, кыш көне урамда концерт куярга кирәк. Мәсәлән, паркта. Сәгать ярым җырларга кирәк. Аны җырлап була, ләкин аннары бер ай хастаханәдә ятачаксың. Фонограммага да суыкта салкын һаваны сулап җырларга ярамый. Әйтик, телевидениедә төшкәндә, фонограмма кулланыла. Бу әллә ничә дубль ясамас өчен эшләнелә. Матуррак, чистарак булачак. Телевизор аша барыбер тере тавыш булмый бит ул, каршыңа оркестр чыгып уйнамый. Ә үз концертыңа билет сатып, тамашачыны китерәсең икән, ул очракта фонограммага җырлауга мин катгый рәвештә каршы. Алдап йөрергә ярамый дип саныйм.

"Бу җырны җырлыйм да, ул хит була, дип әйтеп булмый"

- Рифат, синең һәр җырың диярлек хитка әверелеп бара. Аның хикмәте нәрсәдә – җырны башкаручыдамы, әллә җырның авторындамы? Җырның уңышы нәрсәдә?

- Шулай булуы шатландыра, Аллага шөкер. Бишенче сезон программасы җайланып бетте, урынына урнашты, җырлар, шаярулар, мәзәкләр – барысы да урынында, 3 сәгатьлек программа! Сезон тәмамланырга 3-4 ай вакыт калды, ә без инде алтынчы сезонда нәрсә җырлыйбыз, нәрсә сөйлибез, нинди кызыклар, биюләр, костюмнар, утлар була, халыкны ничек шаккатырабыз, дип баш вата башладык. Әле боларын җырлап бетермәгән, инде яңа җырлар ала башладык. Бу җырны җырлыйм да, ул хит була, аны халык ярата, дип әйтеп булмый. Мин Альфред абый Якшимбетов, Фирзәр абый Мортазин, соңгы арада Айдар абый Тимербаев белән эшлим. Әтнә егете Риваль Хисмәтуллин, Апас егете Илдар Ногманов белән хезмәттәшлек итәм. Төрле авторлар белән эшләргә тырышам. Көе, сүзләре халыкчан була икән, күңелемә ята икән, җыр йөрәк белән кабул ителә. Аны тамашачы да ярата. Иләк аша чыгарсаң, 80гә якын җырның 25-30ы уңышлыдыр. Бәлки, мин яратмаган җыр башка кешегә ошыйдыр, сиңа ошаган җыр башка кешегә ошамаска мөмкин. Рифат Зариповны бөтенләй күрә алмаган кешеләр дә бардыр...

- Казан тамашачысы Рифат Зарипов концертын кайчан күрә алачак?

- Хатын-кызлар бәйрәменә көтелә. Бишенче сезон, супер-шоу. Сәхнәне башка төрлерәк бизәдек, заман таләпләренә кертергә тырыштык.

- Пародияләр булачакмы?

- Мин пародияләр остасы түгел бит. Сөйләү арасында булгалый инде. Салават абыйны күрсәтмичә булмый, чөнки ул - безнең остаз, укытучы. Салават абыйны сөйләсәм, аның кебек әйтәсе килә. Ә пародия номерлары юк. Концерт мәзәкләр, җырлар, шаярулар белән бергә үрелеп барачак. Бер урыны – тетрәндергеч, уйландыра торган. Бу - үзем белән концертлар вакытында булган, беркемне дә битараф калдырмый торган вакыйга.


"Читтән караганда, кешенең акчасын санавы җиңел"

- Телевидениеда “Җырлаоке” тапшыруын алып барасың. Үзеңнең шәхси проектыңны ачарга теләмисеңме?

- Проектны алып эшлисең икән, ул уңышлы булсын, халык карасын, рейтингы күтәрелсен дисәң, бары тик шуның белән генә шөгыльләнергә кирәк. Концерт белән дә чабасың, тапшыру да алып барасың, туйлар да уздырып аласың, юбилейга барып киләсең, хатыныңа бизнес та ачасың икән, алай булмый. Бу – минем фикер. Бер эшне генә алып барырга кирәк. Миңа матурлык салоннары ачарга тәкъдим итәләр. Читтән караганда, кешенең акчасын санавы җиңел бит инде ул. Концерт куя, миллионнары бар, дип уйлыйлар. Үзе эшләп караган кеше генә миллионнарның каян килгәнен, кая киткәнен аңлый. Ләкин мин бу эшемә акча дип түгел, ә яратып карыйм. Мин эшемнән, тамашачы белән аралашудан рәхәтлек, ләззәт алам. 3-4 көн концерт булмый торса, үземне зарядкасы утыра торган телефон кебек хис итә башлыйм. Концерт куя башласам, рәхәтләнеп китәм. Аны аңлатып булмый! Башка әйбер турында уйлаганым да юк. Фирдүснең концертлары, “Җырлаоке”ны алып барырга өлгерә алмый, дип Лилия Кадыйрова мине тапшыруны алып барырга чакырды. Бер ел булса да эшләп карыйк, дигән килешү белән тотындым. Яңа сезонны эшли алырмынмы, белмим, чөнки бик арыла. Ике көн ялым була, шунда да иртәдән кичкә кадәр тапшыру төшерәбез. Синең соравыңа җавабым: минем проектым – концертларым!

- Гаиләң турында да сөйлә әле. Хатының нәрсә белән шөгыльләнә, улың балалар бакчасына киттеме әле?

- Хатыным безнең төркемгә биюче булып килде. Бер ел безнең белән биеп йөрде. Шулай таныштык, аралаштык та кавыштык. Кавышканнан соң тагын бер ел биеде дә, Исламны алып кайткач, өйдә генә утыра. Исламга 2 яшь тә 5 ай гына әле. Балалар бакчасына язылдык, 3 яшендә барыр, Алла боерса.

- Исламга кайчан сеңелкәш яки энекәш алып кайтырга исәп?

- Кайчан икәнен Аллаһы Тәгалә генә белә. Без генә теләп, без генә булдыра торган әйбер түгел. Аллаһы Тәгалә кайчан язган, шунда булсын. Иң мөһиме – барыбызның балалары сау-сәламәт булсын!

Рифат белән аралашкан вакыт күз ачып йомганчы узып китте. Рифат – рәхәт, ихлас әңгәмәдәш булып чыкты. Әңгәмә барышында аның никадәр тормышны яратуы, чиста күңелле, гади булуы сокландырды. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100