Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов: «Авылда көрәкәвирус йога»

Юморист авылда кар тараткан видео куйган.

news_top_970_100
Рифат Зарипов: «Авылда көрәкәвирус йога»
Салават Камалетдинов

Юморист һәм җырчы Рифат Зарипов үзизоляцияләү вакытын Оренбург өлкәсендә әти-әнисе янында үткәрә. Ул бакча буендагы карны тараткан видео куйган.

«Авылга кайтсаң, көрәкәвирус яки көрәккә вирус йога. Коронавирус узар ул. Бер айлык эш бар монда. Карантинны тыныч кына, матур гына уздырыйк. Әлбәттә, җырлавы җиңелрәк…», - дип сөйли Рифат Зарипов.

Инстачылар апрель башында кар күреп бер шаккатса, көрәкне күреп тә аптырашта калганнар.

«Бездә кар беткәнгә биш былтыр. Орлык ясау өчен бездә эре суган утырталар. Ул үсә-үсә мыек җибәрә. Август урталарында башындагы ак «помпошка»ларын бераз сабагы белән кисеп алабыз. Кышка капчыкта асып куеп, киптерәбез, язга суган орлыгы чёрнушка ясыйбыз»;

«Каян кар алдыгыз?»;

«Рифат дус, яшереп, саклап тоттыңмы әллә бу карны? Кар юк бит инде. Эшсез ятмаска дип махсус калдыргансың бугай, алдан белгәнсең»;

«Безнең авылда ел саен кар күп, күптән кайткан юк, син авылны күрсәттең»;

«Көрәкәвирус эләкте инде, карны эретеп бетердек. Авылда эш күп, бетәрлек тугел»;

«Без булдырабыз. Икенче юлы көрәкнең зуррагын алыгыз. Алай дисәң, 30 апрельгә кадәр сузарга кирәк»;

«Карын табып була. Көрәге бик сәер. Карны андый көрәк белән атмыйлар»;

«Каян таптыгыз бу җайсыз көрәкне?» - дип комментарийлар калдырганнар.

Юмористның виртуаль дуслары артистларның әти-әниләре янында ял итә алуларына да куанган.

«Авыл баласы авыл баласы инде, эштән дә курыкмый, фатирда дүрт стенага да карап ятмый. Ата-анагыз исән чагында кадерләрен белеп, ярдәмләшеп, ял итегез. Сезнең график белән мондый яллар сирәк эләгә»;

«Синнән ак көнләшү белән көнләшәбез. Авылга барып эләккәч әйбәт инде - саф һава. Көрәк тә әйбәт буыннар язарга. Бакчага барып, җилләнеп кайтырга насыйп булсын безгә», - дип тә язганнар.

«Кайбер авылларда чиләкәвирус таралган, баздан бәрәңге чыгаралар», «Микрофон тоту түгел инде бу», - дип язучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100