Казанда дөнья күләмендә популярлык казанган җырчы Роза Зергерлиның концерты узды. Анда татар эстрадасы җырчысы Рифат Хөснияров та чыгыш ясаган. Ул Роза Зергерли белән дуэтта, татар һәм азәрбайҗан телләрендә «İstədim» җырын башкарган. Бу хакта артист үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
Рифат узган ел әлеге җырның татарча кавер-версиясен чыгарган иде. Аны Роза Зергерли белән бер сәхнәдә башкару аның бик зур хыялларының берсе булган. Кичә ул әлеге хыялын чынга ашыра алган. Казанлылар дуэтны җылы кабул иткән, кайнар алкышларга күмгән.
Рифат Хөснияр концертка буш кул белән килмәгән. Ул махсус Роза Зергерлига татар милли бизәкләре белән эшләнгән түбәтәй, камзул, алкалар һәм тәм-томнар да бүләк иткән.