Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Сәлах Салаватның «Кабат сагынма икән» җырының тарихын ачыклаган

news_top_970_100
Рифат Сәлах Салаватның «Кабат сагынма икән» җырының тарихын ачыклаган

«Салават Фәтхетдинов башкаруында Равил Фәйзуллин сүзләренә бер җыр бар. «Кабат сагынма икән» җырын күбебез беләдер, мөгаен. Галимебез Тәлгат Галиуллинның китабын эшләгән вакытта шул җырның сүзләренә юлыктым. Ләкин ул бу урында бөтенләй башкача. Тагын да яхшырак:

Чарам булса, горур йөрткән

башымны имәс идем.

...Бергә булсак, сине, бәлки,

бу кадәр сөймәс идем.

(«Бәлки...»)

Исеме дә, эчтәлеге дә мине гаҗәпкә калдырды. Туктале, минәйтәм, бу шигырьне тулысынча табыйм әле. Эзли торгач, 2005 елда чыккан 6 томлыгының 2нче томында 32нче биттә түбәндәге вариантка юлыктым. 1971 елның 19 сентябрендә Әлмәттә язылган юллар:

* * *

Бәхетле булып, таңгача

йөргән идек икәү без.

Каушырга да өлгермичә,

аерылган икәнбез.

Без яраткан ул ләйсәннәр

кабатланмас микәнни?

Бу йөрәкләр, өзгәләнеп,

кабат янмас микәнни?

Көзге соңгы чәчәкләргә

саксыз кагылма икән.

Үзең теләп бер хушлашкач,

кабат сагынма икән.

Игътибар белән карасам, беренче телгә алынган сәтырлары юк. Ә алары шул ук томлыкның 50нче битендә урын алган икенче шигырьдә икән:

* * *

Синең өчен җанатмасам,

саргаймас, көймәс идем.

Бүтәннәрдә булса күңлем,

«бәгырем!» димәс идем.

Чарам булса, горур йөрткән

башымны имәс идем.

...Бергә булсак, сине, бәлки,

бу кадәр сөймәс идем.

1972, 25-26 гыйнвар, Әлмәт

Шулай итеп, Бату Мөлеков көйгә салган «Кабат сагынма икән...» җыры Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның 2 исемсез шигырен бергә кушып язылган җыр булып чыкты», – дип яза Рифат Сәлах.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100