Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов юл һәлакәтенә очраган

news_top_970_100
Рифат Фәттахов юл һәлакәтенә очраган
"Татар-информ" архивы

Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов Мәскәү урамында авариягә очраган.

Бу турыда Рифат әфәнде үзе Телеграм каналында хәбәр иткән. Ярый ла әллә ни зур зыян килмәгән, тән җәрәхәтләре дә булмаган. Бары тик Рифат әфәнде утырып барган машинаның артына икенче бер машина килеп бәрелгәч, ул каты итеп алдагы утыргычка бәрелгән. Бу хәл продюсерны уйланырга, үзенә билгеле бер нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр иткән.

«Кичә авариядә Ходай саклап калды. Әмма кисәтте дә...

Беренче нәтиҗә. Әлбәттә, бу хәлгә иң элек безнең таксига китереп бәргән йөртүче гаепле инде. Әмма гаеп миндә дә бар – мин каешны бәйләмәгән идем...

Мин 30-35 ел инде машинаның арткы утыргычында йөрим. Ирек, иркенлек яратучы кеше буларак, беркайчан да каешны каптырмыйча, рәхәтләнеп киерелеп барырга яратам. Һәм, Аллага шөкер, 30-35 ел эчендә бер генә авария дә булганы юк иде (күзләр генә тия күрмәсен). Әмма бер мизгел бөтен нәрсәне үзгәртергә мөмкин икән шул. Беренче нәтиҗә: киләчәктә һичшиксез каешны бәйләп йөриячәкмен! Сезгә дә шуны киңәш итәм. Ходай «сакланганны саклармын» дигән бит...

Нәтиҗәнең икенчесе. Мин кичә Мәскәүдә бик күп очрашулар үткәрдем: ел ахыры бит. Очрашуның чираттагысы кич белән ресторанда билгеләнгән иде. Ярты сәгатьтән соң очрашу билгеләнгәч, мин тиз генә такси чакырттым. Әмма ул 11 минуттан соң гына киләсе иде, мин аннан баш тартып, икенчесен чакырдым. Ул 3 минут эчендә килеп җитте. Сөенә-сөенә машинага кереп утырдым һәм олы юлга чыгып, 500 метр үткәч, безне арттан машина китереп бәрде.

«Ашыгыч ярдәм», ГАИ килгәнче 2 сәгатьләп вакыт үтте. Нәтиҗәдә, мин, әлбәттә, очрашуга баралмыйча калдым...

Бу хәл миңа тирәнрәк, фәлсәфи уйлануларга да нигез булды. Бәлки, миңа беренче таксины көтәсе калгандыр... Бәлки, Ходай Тәгаләнең искәртүе, кисәтүедер бу... Бәлки, беркөнлек бу дөньяда безгә саграк булыргадыр, бик ашыгырга, ашкынырга кирәк түгелдер...» – дип фикерләре белән уртаклашкан Рифат әфәнде.

«Аллам саклап калган сезне», «Исән-сау калганлыгыгызга сәдака биергә онытмагыз», «Каешны мин дә үткән елгы вакыйгадан соң һәрвакыт бәйләп йөрергә тырышам. Ул чакта бәйләмәгән булсам, ахыры яхшы булмаячак иде», – дип комментарийлар язганнар продюсерның язылучылары. 

Юлларда бер үк сак йөрегез!

Фото: Рифат Фәттаховның Телеграм каналыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 декабрь 2022
    Исемсез
    Рифат туган хэерле кич. Чынлапта мондый эйберлэр тик торганнан килеп чыкмый элбэттэ, узегез этмешли бу Аллаха тэгэлэнен бер кисэтуе. Бу доняда яшэгэндэ кешегэ куберэк изге гэмэллэр эшлэргэ кирэк. Алла сакласын кешенен куз яшеннэн, хэм кешенен рэнжешеннэн. Сак булыгыз бу эйберлэрдэн.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100