Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов ифтар мәҗлесен «клоуннар җыены» дип атаучыга җавап биргән

news_top_970_100
Рифат Фәттахов ифтар мәҗлесен «клоуннар җыены» дип атаучыга җавап биргән
"Татар-информ" архивы

Продюсер Рифат Фәттахов уздырган ифтар мәҗлесен бер социаль челтәрдә утыручы «клоуннар мәҗлесе» дип атаган. Продюсер әлеге комментарийны шәхси сәхифәсендә пост итеп урнаштырган һәм бу турыда үз фикерен язган. Рифат Фәттахов уздырган ифтар мәҗлесен «клоуннар җыены» дип атаганнар

«Ифтарны күрсәтү «показуха»мы?

Ваһапов фестивале уздырган ифтар, чыннан да, Аллаһы кабул кылсын, бик затлы, дәрәҗәле булды. Татар элитасының каймагы катнашты анда. Төркия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан дәүләтләренең генераль консуллары да чакыруыбызны кабул итте. Рөтәм хәзрәт Зиннуров матур итеп вәгазь сөйләде, сүрәләр ишеттерде. Марсель Вәгыйзов, Рәнис Габбазов, Рәсим Фасыйхов дини җырлар, мөнәҗәтләр башкарды. Гаҗәеп дәрәҗәдә җылы, нурлы кичә булды. 

Ә менә кайберәүләр аны «клоуннар җыены» , «татарның показухасы» дип атаган. Миңа калса, киресенчә, мондый ифтарларны үткәрү, аларны халыкка күрсәтү тирән тәрбияви мәгънәгә ия. Бу бит телебезне, динебезне, милләтебезне саклау һәм үстерүнең бер юлы, бик саваплы гамәл дип уйлыйм мин», – дип язган Рифат Фәттахов. 

Күпләр продюсер белән килешкәннәр.

«Эх, әшәке безнең халык», – дигән «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәрире Радик Сабиров. Җырчы Алсу Әбелханова: «Ифтар уздыру – ул безнең бурыч. Ә күрсәтү ул бәйрәмең, шатлыклы мизгеләрең белән бүлешү. Все, что угодно Всевышнему, неугодно шайтанам», – дип язып куйган. 

«Мондый ифтар ашы уздыру зур дәрәҗә. Гаеп эзләп, теләсә-нәрсә язып утыру урынсыз дип саныйм», «Бик изге гамәл кылгансыз. Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын», – дип җөпләүчеләр дә күп булган продюсерны. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 май 2022
    Исемсез
    Эгэр дэ гади, тилмергэн, ризыгы булмаганнарны жыеп ашатсалар, саварлырак булыр иде. Элита болай да тук ул, дорес язганнар, обезьяннар жыелышы булган инде ул
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100