Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов Марат Яруллин турында: «Аның үз тавышы, үз стиле, үз манерасы бар!»

news_top_970_100
Рифат Фәттахов Марат Яруллин турында: «Аның үз тавышы, үз стиле, үз манерасы бар!»
Фото социаль челтәрдән

Танылган продюсер Рифат Фәттахов Марат Яруллинның Казандагы концертында булган. Ул яшь җырчының балачагы һәм аның бүгенгесе турындагы уйланулары белән социаль челтәрдә уртаклашкан.

«Мин Маратны бик бәләкәй чактан беләм. Ул – минем якташым, авылдашым, хәтта кардәшем дә. Безнең гаиләләр, башта әбиләребез, аннары әти-әниләребез аралашып, йөрешеп яшәделәр. Бу туганлык бүген дә дәвам итә.

Җырчы турында безнең халык гел сөйли инде. Дөресен дә, гайбәтен дә.

Ә Марат безнең авылда тумас борын халык теленә керде. Хәтерлим, авыл хатыннары сөйләшәләр:

«Яруллинның бу малае 7 айлык туган икән»;

«Яруллинның бу малае өч яшенә кадәр имгән икән»;

«Яруллинның бу малае 2 яшендә җырлый башлаган икән, үзе имә, үзе җырлый икән...»

Соңрак инде Марат турында сүзтезмәләр җитдиләнә башлады: 

«Яруллинның бу малае Мәскәүгә киткән икән»;

«Яруллинның бу малае Алла Пугачевада җырлап йөри икән».

Маратның Казандагы концертында мин кич буе уйланып утырдым. Шулай инде, продюсерлыкка килгәч, рәхәтләнеп бер генә концерт та карый алган юк.

Мин Марат Яруллин кемгә охшаган, кемне кабатларга тырыша икән дигән сорауга җавап эзләдем. Бездә шулай бит инде: яшь җырчы килеп чыгуга аны чагыштыра башлыйлар. Кемнедер Илһам Шакиров дәвамчысы итеп күрергә телиләр, кемнеңдер тавышында Хәйдәр Бигичев аһәңнәрен ишетеп алалар…

Ә менә Марат Яруллин беркемне дә кабатламый, ул беркемгә дә охшамаган! Аның үз тавышы, үз стиле, үз манерасы бар! Ә бу – зур артист булу өчен төп алшарт.

Ә менә аның язмышында, иҗади биографиясендә мин бөек авылдашым Рәшит Ваһапов белән охшашлык күрәм. Марат та Рәшит абый кебек Казанга Мәскәү аша килә. Бик тиз халык мәхәббәтен яулый. Һәм 20 ел буе татар сәхнәсен, татар эстрадасын үз кулында тота.

Мин дә бүген Маратка ихлас күңелдән шундый зур, бәхетле сәхнә гомере телим!

Татар эстрадасында шәп җырчылар күп. Әмма барыбер яңалык, яңа исем, яңа сүз кирәк.

Ышанып әйтәм: бүгенге татар эстрадасы өчен яңа исем, яңа сүз – ул Марат Яруллин», – дип язган продюсер.

«Яшьләрнең эстрадага үз жанры, матур тавыш белән килүе татар эстрадасын баету да ул. Яшь җырчыга уңышлар телибез», – дип язган тамашачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100