Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов: «Хәзер концертларны арттырырга кирәк!»

news_top_970_100
Рифат Фәттахов: «Хәзер концертларны арттырырга кирәк!»
Фото "Татар-информ" архивыннан

«Туган ягым Түбән Новгород өлкәсе Уразавылда «Халык җәүһәрләре» проектының бу сезондагы беренче концерты узды.

Беренчедән «җәүһәрләремне» җылы кабул иткән якташларыма, ихлас кунакчыллык күрсәткән җитәкчеләргә бик зур рәхмәт!

Нишлисең инде, бу концерт оештыру да, үткәрү дә психологик яктан бик авыр булды. Чөнки бу көннәрдә беркемнең дә күңеле тыныч түгелдер, һәркем ут-ялкын эчендә янадыр: кемнеңдер газиз баласы, кемнеңдер оныгы, кияве, туганы, дусты…

Шулай да халык концертка килде (зал 85 процентка тулды).

Халык концертка килде һәм… елап утырды. Сәхнәдән агылган моңлы-сагышлы җырлар залдагыларның эчке халәтенә бик тә туры килгәндер шул. Гадәттә шау-шулы якташларым бу юлы тын да алмый тыңладылар, урыннарына сеңеп утырдылар. Соңыннан исә, килеп, елый-елый рәхмәт әйттеләр: «Азга гына булса да тынычландырдыгыз бит сез безне», – дип.

Әйе, җыр – ул күңел ачу чарасы гына түгел. Җыр – ул юатучы да, чистартучы да, җыр ул – дәва да, җыр – ул өмет тә…

Димәк, безгә хәзер концертларны туктату түгел, киресенчә, арттырырга кирәк!

Бу көннәрдә татар артисты үз халкы белән бергә булырга тиеш. Артистның миссиясе бит кешене көлдереп йөрү генә түгел, ә аның күңелен дә күтәрү, аның хәленә дә керү, бигрәк тә авыр вакытта. Халыкка бездән ярдәм кирәк – рухи ярдәм, мораль ярдәм…» – дип язган танылган продюссер Рифат Фәттахов.

Аның виртуаль дуслары фикерләрен хуплап алган һәм үз якларына концертлар белән чакырган.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 сентябрь 2022
    Исемсез
    Концерт карап утырыр вакыт түгел хәзер, ил өстендә сугыш бара, әзрәк тыелып торыгыз оялыгыз, мескен халык өстеннен акча эшлеп йөремегез.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100