Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов Иркәнең «Кыргый гөлем» җыры турында: «Бу җыр 10 ел элек иҗат ителгән иде»

news_top_970_100
Рифат Фәттахов Иркәнең «Кыргый гөлем» җыры турында: «Бу җыр 10 ел элек иҗат ителгән иде»
Рифат Фәттаховның социаль челтәрдәге битеннән

Җырчы Иркә башкаруындагы «Кыргый гөлем» җырын тамашачы яратып кабул итте. Бу җырның тарихы да бар.

«Бер атна эчендә «Кыргый гөлем» җыры хит булды. Ул «Яңа татар җыры» конкурсы лауреаты булган иде. Матур җырчыларга матур җырлар бүләк итә бу җыр», – дип язган продюсер Рифат Фәттахов социаль челтәрдәге битендә.

Рифат Фәттахов җырчы Иркәнең концертында да булган. Анда ул бу җырның язмышы турында сөйләгән.

Видео: Рифат Фәттаховның социаль челтәрдәге битеннән.

«Бу җыр 10 ел элек туды. Әмма ләкин без аның башкаручысын таба алмадык. Узган ел Иркәгә дә тәкъдим иткән идек. Ул да алынмады. «Рифат абый, бик авыр җыр. Мин моны җырлый алмыйм», – диде. Ходайның «амин» дигән сәгате туры килгәндер. Бу җырны бу дәрәҗәдә башкарып чыгу өчен, синдәй көчле хатын-кыз энергетикасы кирәк. Бик зур рәхмәт», – диде продюсер.

«Бәлки, җырларга да өйрәнгәнмендер инде», – дип әйтеп, Иркә тамашачылар кәефен күтәрде.

Комментарийларда «Кыргый гөлем» җырын халыкның яратып кабул итүе күренә.

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 10 апрель 2023
    Исемсез
    Бииик матур жыр Иркэ булдырмаган жыр юктыр молодец бишле
  • 10 апрель 2023
    Исемсез
    Ирка кочле тавышлы татар актрисасы талант бар уныш
  • 9 апрель 2023
    Исемсез
    Ряхмят, бик матур, мощно, лаеклы жыр лаеклы Иркягя.
  • 9 апрель 2023
    Исемсез
    Рифат абый белән килешәм , Иркә нык матур җырлый !
  • 9 апрель 2023
    Исемсез
    Бик матур жыр. Иркэ молодец.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100