Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов: «Йолдыз буласыгыз киләме? Рәхим итегез! Тик сезнең хисапка»

news_top_970_100
Рифат Фәттахов: «Йолдыз буласыгыз киләме? Рәхим итегез! Тик сезнең хисапка»
Салават Камалетдинов

Продюсер, Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов үзенең киләчәктә дә яшь артистларны таныту яки продюсерлык эше белән шөгыльләнәчәген хәбәр итә. Тик бер шарт белән!

Алга таба  Рифат Фәттахов канаты астында эшләргә теләгән башкаручы барлык чыгымнарны (раскрутка, Рифат Фәттахов һәм аның командасының хезмәт хакы) үз өстенә алырга тиеш. Шулай ук Рифат Фәттахов белән иҗат итәргә уйлаган җырчының иҗаты ягыннан продюсер өчен кызыклы, амбицияле булуы,  алга таба үсәргә омтылышы көчле булуы мөһим.

«Әти, әни, абый, сөяркә, ниндидер иганәче, коммерция оешмасы, дәүләт оешмасы - түләүченең кем булы мөһим түгел. Мин алга таба да йолдызлар кабызырга әзер. Әмма, гафу итегез, банкет сезнең хисапка.

Кемне дә булса минем продюсерлык хезмәте кызыксындыра икән - рәхим итегез, әмма түләп яки коммерция нигезендә генә. Продюсерга бәйле булмыйча гына йолдызга әвереләсегез киләме? Рәхим итегез, барысы да сезнең акчага. 

Алга таба мин нинди дә булса җырчы өчен зур суммада акчалар эзләргә, сорарга, табарга, аларны башкаручыны үстерү өчен сарыф итәргә җыенмыйм. Ә менә күләмле проектлар белән бик теләп шөгыльләнәчәкмен», - дип яза продюсер. 

«Сез бердәнбер. Талантларның халыкка чыгар юллары ябык дәрәҗәсендә. Авторлар турында сүз дә юк. Катгый карарлар кабул итмәсәгез иде. Без сезгә ышанабыз», - дип җавап язган иң беренчеләрдән булып бу сүзләргә җырчы, композитор Зифа Нагаева. 

«Сез ышанасыз, рәхмәт. Ә менә мин йолдыз ясаган җырчылар ничек җавап бирә?» - дигән аңа каршы Рифат Фәттахов. 

«Акчасы булган башкаручы продюсердан башка да сәхнәгә чыга ала», - дигән бер виртуаль дусты. 

«Бик әйбәт, кулларына әләм», - дигән продюсер. «Рәхмәт, әләм белән ерак китеп булмый, акча кирәк», - дип көлгән бу интернет кулланучы. 

«Акча барысын да хәл итә, бик кызганыч. Шул рәвешле сез уртача артистларны танытырсыз дип борчылам, ә бай  әти-әниләре һәм сөяркәләре булмаган матур тембрлы талантлар читтә калачак, – дигән тагын берсе. 

«Талантлар үзләре дөньяга танылсын, мин каршы түгел . Бу талантларга акча гына кирәк булгач, нәрсә эшләтим?» – дип җавап биргән аңа Рифат Фәттахов. 

 


 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100