news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов гаиләсендә никах туе

news_top
Рифат Фәттахов гаиләсендә никах туе
Фото: Рифат Фәттаховның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов гаиләсендә куанычлы вакыйга – аның улы Таңбулат сөйгәне белән гаилә корып җибәргән.

«Гаиләбезнең бик бәхетле көне бүген. Улыбыз Таңбулат белән киленебез Ильвина никахлашты. Бәхетле булыгыз, кадерлеләрем», – дип яза Рифат Фәттахов бу хакта үзенең сәхифәсендә.

Никахтан соң туганлашкан гаиләләр үзара танышу кичәсе дә уздырганнар. Җырчыларсыз, тамадасыз һәм микрофонсыз гына. «Элеккечә, авылча, үзебезчә! Бик җылы, ихлас очрашу булды. Видеода - минем абыйларым Илфат, Сәмәт җырлый, ә баянда – Диләрәнең энесе Мансур», – дип яза Рифат Фәттахов, күңелле видеолар урнаштырып.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар