Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов «фәхеш җырлар» турында сөйләде, хәләл концерт үрнәген атады

news_top_970_100
Рифат Фәттахов «фәхеш җырлар» турында сөйләде, хәләл концерт үрнәген атады
Фото: «Татар-информ» архивы

Продюсер Рифат Фәттахов Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның Казанда узган концертын «хәләл концерт» дип бәяләгән.

«Рамазан ае һәм җыр дигәннән, күптән түгел бер хәзрәттән: «Рамазан аенда концертлар куярга, җырларга ярыймы?» – дип сорадым. «Ярый, тәртипле, матур җырлар булса», – диде.

Безнең татар җыр сәнгате тарихына күз салсак, бу турыда бәхәсләр күптән, 100 ел элек тә булган.

Тукайлар, Әмирханнар заманында да җырчыларга бәя биргәннәр. Хәтта ки, ул заманда «фәхеш җырлар», «фәхеш концерт» дигән термин да булган. Оятсызрак, кабакларда, трактирларда җырлый торган җырларны «фәхеш җырлар» дигәннәр һәм «фәхеш концерт» дип атаганнар. Ә затлы, сыйфатлы, зыялы җырларны «хәләл җырлар» дигәннәр. «Хәләл концерт» дигән терминга хәтле булган.

Без барыбыз да күрәбез, Айдар Галимов җырлары – алар сыйфатлы, затлы, зыялы җырлар. Димәк, Айдар Галимов концерты, һичшиксез, хәләл һәм изге Рамазан аенда бик тә фарыз концерт», – дигән продюсер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100