Рифат Фәттаховтан «Картуш яккан» рецепты
Продюсер бу ризыкны казанча итеп пешерергә тәкъдим итә.
Продюсер Рифат Фәттаховтан «Картуш яккан» яки «Бәрәңге шәңгәсе» рецептын тәкъдим итәбез.
«Картуш яккан» ризыгының камыры өчен: ат мае (үсемлек мае яки атланмай), шикәр комы, тоз, чүпрә, он.
Эчлек өчен бәрәңге боламыгы, тоз, сөт, атланмай, кыздырылган суган, укроп, бер йомырка.
Камырны җәяргә, майланган табага салырга, аның өстенә эчлек җәеп, кырыйларын бөреп куярга. Духовкада 20-25 минут пешерергә.
«Өсте кызаргач, пешкән була инде. Мин граммлап үлчәп тормыйм, һәр хуҗабикә аны үзе чамалый инде», — диде әни. Бу хакта продюсер инстаграмдагы сәхифәсендә язган.