Рифат Фәттаховның кызы Айбикә ярымшәрә фотоларын күрсәтте
Айбикә хәзерге вакытта Мальдив утрауларында ял итә.
Продюсер Рифат Фәттаховның кызы Айбикә Мальдив утрауларында ял итә. Ул үзенең телеграм каналында «оҗмах»тагы ялының иң кызык мизгелләрен күрсәтеп бара.
Айбикә утраудагы ялның үзенчәлекләре, уңай һәм тискәре яклары турында яза. Кызыклы видео-фотолары белән дә бүлешергә онытмый. Алар арасында «бик кайнар» ярымшәрә фотолары да бар. Аларны берсендә Айбикә бөтенләй су коену костюмының өске өлешен дә салып аткан.
Айбикә җылы якларга үзенең дус кызлары белән 4 самолетка күчеп утырып очкан. Алар Мальдивка билетларны гыйнвар аенда ук алып куйган булганнар. Ул вакытта бер кешегә 36 мең сум торган юл бәясе хәзер утрауга очучылар өчен 300 мең сумга төшә икән.