Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттаховка дәгъва белдерәләр: «Ришатны тынычлыкта калдырсагыз, күркәм булыр»

Ваһапов фестивале җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов Инстаграмда 2013 елгы видео урнаштырган. Анда ул вакытта Рифат Фәттахов продюсерлыгында эшләгән җырчы Ришат Төхвәтуллинның әнисе продюсерга рәхмәт сүзләрен әйтә.

news_top_970_100
Рифат Фәттаховка дәгъва белдерәләр: «Ришатны тынычлыкта калдырсагыз, күркәм булыр»
"Татар-информ" архивы

«Ришатның әти-әнисе миңа рәхмәт әйтә. Бар иде шундый чаклар.

Казанда Ришат Төхвәтуллинның беренче концертлары. 2013 ел. Бу инде хәзер — тарих. Матур тарих. Ә тарихны, күпме генә тырышсаң да, бозып булмый. Хәер, бозарга кирәк тә түгелдер. Шулай бит?!» — дигән продюсер.

«Ришатны тынычлыкта калдырсагыз бик күркәм булыр иде», — дип язган бер тамашачы.

«Видео Ришатның тынычлыгына ничек яный? Алай-болай авырып яткан вакытыгыз түгелдер бит?!» — дип каршы җавап биргән Рифат Фәттахов.

«Әле һаман Ришатны тынычлыкта калдыра алмыйсыз, Рифат әфәнде… Ришат Төхвәтуллин шундый бөек үрләр яулагач, тагын бер кат мактанып аласыгыз, Ришатка төрттереп аласыгыз килгәндер инде?! Сүз дә юк — бергә эшләп алгансыз, бушка түгелдер, билгеле? Ләкин бит Ришат үзе дә бик талантлы, сәләтле, тыйнак, тырыш егет! Кызыксындырган соравым бар: «Ә нигә соң Сез шундый көчле, халыкчан, таланты җырчыларны гына эләктереп аласыз? Нигә Зинирә һәм Ризат, Фәрит Назмиев, Илназ Гарипов, Азалия Зиннәт кебек җырчыларны сайлап алмыйсыз?»

Мин Сезне бик хөрмәт итә идем, ләкин газета һәм Инстаграмда үзегезнең шәкертләрегез белән сүз көрәштергәннән соң, ихтирамым бетте. Мин бер генә концертны да калдырмыйча караучы, сәнгатькә гашыйк тамашачы буларак язам Сезгә. «Ришатны тынычлыкта калдырыгыз!», — дигән коментарийга да Сез кешене «авыртып ятмыйсыздыр бит?» — дип ничек торттереп мыскыл итәсез. Бу гамәлләрегез Мәдәният министрлыгында эшләгән кешегә бер дә килешә торган эш түгел, минемчә. Салаваттан үрнәк алыгыз: нәрсәләр генә язмадылар, хатынына медаль биргәч — берәрсенә ник бер тискәре җавап бирсен!

Яшегез бар инде — тәнкыйтьне дә кабул итәргә өйрәнергә вакыт! Үзегез сорыйсыз бит… Югыйсә, Инстаграмга шундый коментарийлар язмас идегез… Мине дөрес аңларсыз дип уйлыйм. Аз гына булса да Ришатның тыйнаклыгын, Салаватның тапкырлыгын үзегезгә алып, булган дәрәҗәгезне, эш урыныгызны аңлап эш итуегезне телим Сезгә», — дип язган бер ханым.

«Сез тагын ялгышасыз бит. Минем бервакытта да Культура министрлыгында эшләгәнем юк, әллә Сезгә барыберме?! Башкалар өрә дип…» — дигән продюсер.

«Министрлыгында булмаса — культура өлкәсендә… Ююююк, Сезгә берничек тә аңлатып булмый икән. Тагы зур ялгышлык — мин «өрмим», ә бары тик Сезне мәдәният-сәнгать өлкәсендә культуралы, тыйнак кеше булырга гына чакырам. Халыкны узегезгә карата нәфрәтләндермәгез дип аңлатырга гына теләгән идем… Файдасыз икән! Сез яшегез барса да, балалыктан чыкмаган икәнсез әле… Продолжайте в том же духе!» — дип җавап язган ханым.

«Изге гамәлләр барыбер дә изге гамәлләр белән кайталар», «әле күп тапкырлар рәхмәт сүзен ишетергә язсын, Сезгә, Рифат Әхмәтович! Сез моңа лаек», — дип тә язганнар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бар иде шундый чаклар. ​ Казанда Ришат Төхвәтуллинның беренче концертлары.2013 ел. Бу инде хәзер – тарих. Матур тарих. Ә тарихны, күпме генә тырышсаң да, бозып булмый. Хәер, бозарга кирәк тә түгелдер. Шулай бит?! #вагаповфест #рифатфаттахов #ришаттухватуллин @vagapovfest @r_fattakhov_ @rishat_thv @rishat_thv_fann #татарэстрадасы #татарҗырчылары #татарконцерты #татардөньясы #татарлар #башкортэстрадасы

Публикация от Рифат Фаттахов (@r_fattakhov_)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100