Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов: "Ваһапов фестивален сызып кына ташлап булмый, көтмәгез дә!"

"Бер төн эчендә дистәләгән, йөзләгән шалтырату булды, килгән хатларның санын төгәл генә әйтә дә алмыйм. Әлеге алым киң җәмәгатьчелектә шундый шау-шу уятыр дип уйламаган идек. Рәшит Ваһапов фонды, фестивале, шәхсән Рифат Фаттахов үзе, Рәшит Ваһаповны хөрмәт итми, дип әйтсәләр, мин бу сүзгә берничек тә җавап бирә алмыйм", - диде Рифат Фәттахов. Танылган продюсер "Интертат"ка ни өчен Рәшит Ваһаповның йөзен сызып ташлаган баннер урнаштыруы турында аңлатма бирде.

news_top_970_100
Рифат Фәттахов: "Ваһапов фестивален сызып кына ташлап булмый, көтмәгез дә!"

Кичә Ваһапов фестивале җырчылары Рәшит Ваһаповның йөзен сызып аткан фотолар урнаштырды. Бу җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудырды. 

- Рифат әфәнде, зурдан кубып Рәшит Ваһаповның йөзен сызып ташлагансыз, әллә Ваһапов фестивале ябыламы?

-Беләсезме, Ваһапов фестивален сызып кына ташлап булмый, көтмәгез дә! Әлеге мәсьәлә буенча миңа бер төн эчендә дистәләгән, йөзләгән шалтырату булды, килгән хатларның санын төгәл генә әйтә дә алмыйм. Безнең җәмгыятьтә һәм җәмәгатьчелектә Ваһапов фестиваленә берәүнең дә битараф калмавы сөендерде. Гади кешеләр, сәнгать әһелләре, җырчылар һәм хәтта ки бик югары хакимият даирәләреннән дә борчылып шалтыратучылар булды. 

Бу гадәти техник процесс, логотип алыштыру гына. Үзен хөрмәт иткән теләсә нинди компания күпмедер вакыт үткәч, үзенең йөзен, тышкы кыяфәтен үзгәртергә тырыша, шул гына.

- Рәшит Ваһаповның йөзен сызып ташлап, сез аның шәхесен кимсетәбез, дип уйламадыгызмы?

- Без әлеге мәсьәләгә техник яктан гына карадык. Безнең дизайнерларыбыз күпмедер дәрәҗәдә бәлки ялгышлык та җибәргәндер. Культуралырак булырга кирәк иде, килешәм. Бераз тупаслык киткән. Әмма ләкин бу безнең Рәшит Ваһаповка булган мөнәсәбәтебезне күрсәтми. Монда сүз тулаем логотип турында гына бара. Рәшит Ваһапов фонды, фестивале, шәхсән Рифат Фәттахов үзе, Рәшит Ваһаповны хөрмәт итми, дип әйтсәләр, мин бу сүзгә берничек тә җавап бирә алмыйм. Киләчәккә планнарыбыз зурдан, быел 9нчы октябрьдән концертларыбыз башланып китәчәк һәм декабрь аена кадәр безнең 17 чара көйләнгән. Алар барысы да Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган, аны зурлау, хөрмәтләү концертлары булачак.

- Димәк, Рәшит Ваһаповның йөзен дизайнерлар сезнең белән киңәшләшмичә сызып ташлаганнар?

- Киңәшләшмичә дип әйтә алмыйм, киңәшләштеләр. Әлеге алым киң җәмәгатьчелектә шундый шау-шу уятыр дип уйламаган идек. Без моңа гади бер техник процесс буларак кына якын килдек. Ә ул шул кадәр шау-шу кубарды.

- Гадәттә тышкы кыяфәтне бераз картая төшкәч, төссезләнгәч үзгәртәләр. Ваһапов фестивале дә төссезләнә башлады мәллә?

- Алай гына түгел, бераз олыгая башлагач та кеше үзенең тышкы кыяфәтенә үзгәрешләр кертергә омтыла. Безгә дә быел 15 ел, олыгаябыз. Инде 15 яшькә җиткәндә бераз тышкы кыяфәтеңне үзгәртеп, аңа заманча сулыш өреп җибәрү комачау итмәс.

- Тышкы кыяфәткә кергән үзгәрешнең эчке кухняга да йогынтысы булачакмы?

- Бераз үзгәрешләр булачак, әлбәттә. Чөнки замана үзенең тәэсирен ясамый калмый. Җырларга заманча ритмнар, заманча алымнар кертәчәкбез. Әмма ләкин үзгәртәбез дип татар җырының, татар моңының, асылына тимәячәкбез. Асылыбыз шул ук - югары профессиональ музыкабызны, чын татар җырын, татар моңын пропагандалау булып калачак...


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100