Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллин белән дуслашкан

Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов яшь җырчы Ришат Төхвәтуллинны туган көне белән котлаган. Тәбрикләмәсен ул Инстаграм битендә урнаштырган.

news_top_970_100
Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллин белән дуслашкан
"Ришат - Ваһапов фестиваленең горурлыгы, мактанычы. Без аның белән бик матур эшләдек, зур уңышларга ирештек. Ришат биографиясеннән Ваһапов фестивален сызып ташлап булмаган кебек, Ваһапов фестивале тарихында да Ришат Төхвәтуллинның кабатланмас үз урыны бар. Ул минем продюсерлык хезмәтемдә иң уңышлы проектларның берсе булды. Рәхмәт сиңа, Ришат! Хезмәтең, тырышлыгың, иҗатың, талантың өчен рәхмәт! Туган көнең, матур юбилеең котлы булсын, Ришат! Сиңа иң мөһиме - исәнлек- саулык телим! Киләчәктә дә иҗади уңышларың күп булып, бик озак елларга халкыбызның яраткан җырчысы булып кал! Бәйрәм белән!", - дип теләкләрен җиткергән Рифат Фәттахов.

Ришат Төхвәтуллин Рифат Фәттахов чыгарган иң популяр җырчыларның берсе. Әмма күпмедер эшләгәч, аларның юллары аерылды. Алар арасында суд процесслары башланды, Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны иң популяр җыры - "Тыңлачы, сандугач"ны "урлап" җырлауда гаепләде.  Ике як та бер-берсен гаепләгән интервьюлар бирде. Һәм, ниһаять, Ришат Төхвәтуллин "Татар-информ"дагы матбугат конференциясендә Рифат Фәттаховны туган көнендә булачак концертына чакырачагын әйтеп, килешү кулын сузган иде.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бүген- Ришат Төхвәтуллинның @rishat_thv Туган көне, аңа- 30 яшь! Ришат- Ваһапов фестиваленең @vagapovfest горурлыгы, мактанычы. Без аның белән бик матур эшләдек, зур уңышларга ирештек. Ришат биографиясеннән Ваһапов фестивален сызып ташлап булмаган кебек, Ваһапов фестивале тарихында да Ришат Төхвәтуллинның кабатланмас үз урыны бар. Ул минем продюсерлык хезмәтемдә иң уңышлы проектларның берсе булды. Рәхмәт сиңа , Ришат! Хезмәтең, тырышлыгың, иҗатың, талантың өчен рәхмәт! Туган көнең, матур юбилеең котлы булсын, Ришат! Сиңа иң мөһиме - исәнлек- саулык телим! Киләчәктә дә иҗади уңышларың күп булып, бик озак елларга халкыбызның яраткан җырчысы булып кал! Бәйрәм белән! #ришаттухватуллин #ришаттөхвәтуллин @rishat_thv_fann @fann_rishat_thv #туганкон #туганконенбелэн #татарҗыры #татарэстрадасы #вагаповфест #рифатфаттахов @r_fattakhov_ #продюсер

Публикация от Рифат Фаттахов (@r_fattakhov_)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100