Рифат Фәттахов: «Премияне Филүскә бирү дөрес, Илһам Вәлиевне читтә калдыру - хата»
2021 елның 15 февралендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы булачак. Бу премия быел беренче мәртәбә тапшырыла, киләчәктә ике елга бер мәртәбә биреләчәк.
Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенең нәҗиләре билгеле. Алар: Татарстанның халык артисты Резеда Галимова; Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров; Илһам Шакировның энесе, үзешчән җырчы Флер Шакиров. «Ваһапов фонды» әлеге премиягә Илһам Вәлиевне тәкъдим иткән иде.
«Илһам белән Филүсне бер-берсенә каршы кую дөрес булмады»
«Ваһапов фонды» җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов үзенең Инстаграм челтәрендә бәйге нәтиҗәләренә карата үз фикерен белдерде.
«Илһам Шакиров премиясеннән Илһам Вәлиев ни өчен читтә калды?! Безнең фонд аңа иң беренчеләрдән булып Илһам Вәлиевне тәкъдим итте. Сентябрь башында ук. Бүгенге көннең иң көчле татар теноры булган Илһам Вәлиевнең Илһам Шакиров премиясенә лаек булуына безнең шигебез юк иде. Хәзер дә юк. Татар композиторларының классик әсәрләрен, халык көйләрен, эстрада җырларын, опера арияләрен — барысын да иң югары профессиональ дәрәҗәдә башкаручылар безнең тагын бармы икән?! Аннары, Илһам абый үзе дә адашын бик хөрмәт итә иде, хәер-фатихасын да нәкъ менә аңа бирде, дип беләм. Әмма берничә айдан соң Филармония, көтмәгәндә-уйламаганда, документлар кабул ителүгә берничә көн кала бу премиягә Филүс Каһировны тәкъдим итте.
Мин элек тә, хәзер дә шул фикердә: Илһам белән Филүсне бер-берсенә каршы кую дөрес булмады. Кем белә бит, бәлки, кемнәрдер моны махсус эшләгәндер. Ә Филүс?! Филүс нәрсә уйлаган?! «Юк, абзыйлар, мин Илһам Вәлиевкә каршы бармыйм», — дип әйтмәдеме икән?! Илһамның премиягә баруын белә торып, үзен дә тәкъдим иттерү нәрсәгә кирәк булды икән аңа?! Югыйсә, алар — якташлар, фикердәшләр генә түгел, дуслар да, хәтта гаилә дуслары да иде бит… Филүс үзе дә Илһам Вәлиевне укытучысы, остазы дип санады, аның җырлавын, аның язмаларын тыңлап, аннан өйрәнеп, үрнәк алып үсте.
Оештыручыларның әйтүенчә, рейтинглы тавыш бирүдә Филүс 9,2 балл, ә Илһам Вәлиев 9,1 балл җыйган. Аерма — 0,1 балл. 100 балл да, 10 балл да, хәтта 1 балл да түгел. Ә 0,1 балл! Шуны бит әле рейтинг буенча аерма бар, дип әйтмәкче булалар. Тузга язмаганны сөйләп, кеше көлдермәгез инде!
Шуңа күрә, миңа калса, Илһам Шакиров премиясен татар халкы өчен бик тә кадерле бу талантлы җырчыларның икесенә дә — Филүс Каһировка да, Илһам Вәлиевкә дә бирү дөрес буласы иде… Әйтәсе килгән сүзем: Илһам Шакиров премиясен Филүс Каһировка бирү дөрес, ә менә Илһам Вәлиевне читтә калдыру — бик зур хата, бик зур гаделсезлек!
Аннары, шуңа да игътибар итми мөмкин түгел иде: бу премия белән бәйле бөтен вәзгыятьне филармония билгеләде бугай. Филармония Нигезләмәне әзерли, филармония кандидатларны күрсәтә, экспертлар Советының күпчелеге филармония вәкилләре, филармониянең сәнгать җитәкчесе — премияләр бирү комиссиясе әгъзасы… Һәм нәтиҗәдә… профессиональ җырчыларга билгеләнгән ике премиянең икесен дә филармония вәкилләре ала. (Ф.Каһиров һәм Р.Галимова).
Соң, җәмәгать, бу — Татарстан хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән республика премиясеме, әллә филармониянең бер проектымы?! Алга таба Филүс Каһиров кандидатурасын рәсми төстә Айдар Фәйзрахманов тәкъдим иткән. Һәм шул ук Айдар Фәйзрахманов комиссия утырышында шул ук Филүс өчен тавыш та биргән. Бу дөресме икән?! Алай гына түгел, комиссия әгъзалары арасында Зилә Сөнгатуллина да бар. Ул да Филүснең педагогы бит. «Конфликт интересов» дигән әйбер килеп чыга түгелме соң?!» — дип язды ул.
«Бу — демократик юл белән эшләнгән әйбер»
Илһам Шакиров премиясенә багышланган матбугат конференциясендә дә әлеге сорау күтәрелде.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин бу уңайдан болай дип җавап бирде:
«Илһам Шакиров гомер буе Тукай исемендәге филармониядә хезмәт куйды. 2016 елда шушы премияне булдырырга, хәтта филармониянең үз хисабына ясарбыз дип күтәрелеп йөргән идек. Әле ул вакытта Әлфия апа Авзалова да, Илһам абый да исән-саулар иде. Беренче премияләрне үзләренә бирергә кирәк, дигән фикер белән чыккан идек. Аннан соң сез беләсез: нинди генә эш эшләсәң дә, каршылык тудырасың. Атладың исә бер якка, җил кузгатасың.
Жюригә хәтле дә бер бүлекчә бар иде. Анда Рифат Фәттахов та катнашты. Бирегә төрле тармактагы кешеләр җыелган иде. Әйтик, «хормейстер», Мәдәният институтыннан, консерваториядән, Опера театрыннан кешеләр бар иде. Барлыгы 15 кеше. Шушы 15 кеше менә шушы җиңүчеләргә тавыш бирде. Алар нигезләмәләргә карамады, җырларны тыңлады. Жюри дә алар белән килеште. Минемчә, бу — демократик юл белән эшләнгән әйбер. Бүген кемгәдер бармак күрсәтеп: «Шушы кеше бәйгене оештырды», — дип әйтеп булмый. Барысы да уйланып, фильтр аша узды».
«Монда таш ыргытырга урын юк»
Матбугат конференциясендә Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов та катнашты. Ул да үз фикерен белдерде.
«Рифат Фәттаховка: „Сүзне әйткәнче, башта уйларга кирәк“, — дип әйтер идем. Ташны ыргытырга була, әмма ул таш кая барып төшә бит. Әле ул таш сикереп, синең үзеңә дә эләгә ала. Беренчедән, Рифат Фәттахов кандидаты бездә бар иде. Ул — Илһам Вәлиев. Без ул малайның концертын карадык. Бездә шундый фикер туган, жюри киңәшмәсендә икенче бер җырчыны сайлап алганбыз икән, монда бармак белән төртеп, таш ыргытырга урын юк. Чөнки бер генә кешенең сүзе дә киңәшмәдән өстен чыкмый», — диде Айдар Фәйзрахманов.