Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов пилмән ясауга күчкән: «Карантин өйрәтә ул»

Продюсер пилмән ясаган видео куйган.

news_top_970_100
Рифат Фәттахов пилмән ясауга күчкән: «Карантин өйрәтә ул»
Салават Камалетдинов

Продюсер Рифат Фәттахов карантинда пилмән ясарга өйрәнгән. Пилмән ясавын видеога да төшергән.

«54 яшемә җитеп, беренче тапкыр пилмән ясыйм. Карантин өйрәтә ул», — ди ул.

«Пилмән бөккәнең булгандыр инде, искә төшерәсеңдер», - дигән язган берәү. «Гомеремдә беренче тапкыр бөгәм», — дип җавап биргән Рифат әфәнде.

«Молодец, туган! Гомер буе пилмән ясагансың ахры», - дип язучыга, «гомерем буе әйбәт укучы булдым» дигән ул.

«Тормыш иптәшегезгә яхшы булышчы сез. Бергә эшләгәч, тәмле була»;

«Әй молодец та инде үзегез! Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, ди бит»;

«Рифат Әхмәтович, сезгә бик тә килешә. Талантлы кеше барысына да талантлы»;

«Бу пилмәннәр җырлап пешәрләр инде, шулай дәртләнеп ясагач», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.

Карантин беткәч, Фәттаховлар гаиләсенә пилмән ашарга килергә теләүләрен дә язганнар инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100