Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов мактаулы бүләккә ия булган

Әлеге указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

news_top_970_100
Рифат Фәттахов мактаулы бүләккә ия булган
Салават Камалетдинов

Рифат Фәттаховны Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен ордены медале белән бүләкләү турында указга кул куелган. Әлеге указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Бу хакта Ваһапов фестиваленең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итәләр.

«Татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры Фәттахов Рифат Әхмәт улы Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен ордены медале белән бүләкләнә», — диелгән указда.

«Рәхмәт ишетүе рәхәт», — дип язып куйган Рифат Фәттахов үзе дә инстаграм сәхифәсендә. «Минем хезмәтемне күргән, бәяли белгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, мине бу дәрәҗәле бүләккә тәкъдим иткән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага ихлас рәхмәтләремне юллыйм», — дип тә язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100