Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов кеше җырын җырлаучыларга карата нинди фикердә тора?

Танылган продюсер, Р. Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов "Кеше җырын җырларга ярыймы?" дигән сорауга җавапны инстаграмында урнаштырган.

news_top_970_100
Рифат Фәттахов кеше җырын җырлаучыларга карата нинди фикердә тора?

"Җырчыны җырчы иткән җырлар була. Һәм, киресенчә, җырга җан өргән җырчылар була. Әйтик, Рәшит Ваһапов диюгә, без "Урман", "Нурия", "Әлфия" дигән җырларны күз алдына китерәбез. Илһам Шакиров исә - "Кара урман", "Син сазыңны уйнадың", "Китмә, сандугач", "Дулкын", Әлфия Авзалова - "Беренче мәхәббәт", "Күл буена килсәң иде", "Сагыну", Хәйдәр Бигичев - "Керим әле урманнарга", "Кайту", "Көзге моң", Зөһрә Сәхәбиева- "Җидегән чишмә", "Сусау", "Әнкәй"... Ә сез кайсы җырны кайсы җырчы белән бәйләп кабул итәсез? Гомумән, бу хакта нәрсә уйлыйсыз?!" - дип инстадашларына мөрәҗәгать итә Рифат Фәттахов.

"Кеше җырын җырларга ярыймы? Әлбәттә, закон нигезендә җырның хуҗалары - аның авторлары. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар. Җыр сәнгатендә шәхес ул тавыш кына түгел. Ул иң элек харизма һәм җырчының үз репертуары. Синең табигать тарафыннан бирелгән зур тавышың булырга мөмкин, уку йортларында чарланган башкару осталыгың булырга мөмкин. Әмма үз җырларың, үз репертуарың, үз хитларың булмаса, син озын гомерле җырчы була алмыйсың. Тарихка кереп кала алмыйсың", - дип сөйли үзенең инстаграмында продюсер Рифат Фәттахов. 

Рифат әфәнде гаять актуаль тема күтәргән.  Искәртеп үтик, "Интертат" электрон газетасында күптән түгел Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваның интервьюсы чыкты. Зөһрә ханым әлеге интервьюда Филүс Каһировның Хәйдәр Бигичев җырларын рөхсәтсез башкарганына рәнҗүен белдерде. "Хәйдәрнең әзер репертуарын алып җырлаганда, аның исемен әйтмәүләренә рәнҗим. Гомумән, Хәйдәр җырларын яздырып, дисклар чыгаручыларга мин каршы! Аның җырларын кабатларга кирәкми, Хәйдәр Бигичевнең үзен тыңласыннар", - диде ул.

Җырчыны җырчы иткән җырлар була. Һәм киресенчә, җырга җан өргән җырчылар була. Әйтик, Рәшит Ваһапов диюгә., без "Урман", " Нурия". " Әлфия" дигән җырларны күз алдына китерәбез.Илһам Шакиров исә- " Кара урман", " Син сазыңны уйнадың", " Китмә, сандугач", "Дулкын", Әлфия Авзалова- "Беренче мәхәббәт", "Күл буена килсәң иде", "Сагыну", Хәйдәр Бигичев - " Керим әле урманнарга", "Кайту", " Көзге моң", Зөһрә Сәхабиева- "Җидегән чишмә", "Сусау", "Әнкәй"...Ә сез кайсы җырны кайсы җырчы белән бәйләп кабул итәсез? Гомумән бу хакта нәрсә уйлыйсыз?! #җыр #җырчы #репертуар #татарҗыры #татарҗырлары #янажыр #яңаҗыр #татарскаяэстрада #эстрада #вагаповфест #продюсер #рифатфаттахов

Публикация от Рифат Фаттахов (@r_fattakhov_)

Зөһрә Сәхәбиеваның бу фикере белән Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров килешмәвен белдерде. "Хәйдәр Бигичев күренекле опера җырчысы. Ул СССР вакытында 15 союздаш республика арасында "Отелло"ны җырлый алган 4 җырчының берсе. Илһам Шакиров татарның җаны, моң патшасы, феномен - гасырга бер туа торган сирәк күренеш. Филүс Каһиров бүген шушы күренекле җырчыларның матур традицияләрен дәвам итүче талантлы, профессиональ җырчы. Филүсне теләсә кайсы илгә җибәреп, "Татарның җырчысы менә шушы инде", - дип горурланып әйтергә була", - дип язды үз мәкаләсендә Рәшит Сабиров.

Инде үз фикерен продюсер Рифат Фәттахов та җиткерде. "Интертат" редакциясе бу мәсьәләгә кагылган фикерләр туплавын дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100