Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов Филүс Каһировка 3 бүлмәле фатир алып бирүе турында язган

Рәшит Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировка Казандагы өр-яңа йорттан кайчандыр фатир алып бирүгә ирешелгәнен, ә хәзерге вакытта "Ваһаповчы"лардан Гөлсирин белән Азатка фатир алу өчен документлар тапшырылуы турында әйтә.

news_top_970_100
Рифат Фәттахов Филүс Каһировка 3 бүлмәле фатир алып бирүе турында язган
https://www.instagram.com/r_fattakhov_/

«Бүген Мәдәният министрлыгында беләсезме нәрсә эшләп йөрдек?! Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовка фатир алу өчен документлар тапшырдык! Алда безне зур эшләр көтә. Аллага тапшырдык!

Әйе, Казанда фатир алу җиңел эш түгел. Әнә, заманында Филүс Каһиров фатиры артыннан миңа 3 ел чабарга туры килде. Президентка кадәр барып җиттек. Әмма барыбер Филүскә өйләнмәгән килеш үк Казан уртасында өр-яңа йорттан 3 бүлмәле фатир алуга ирештек. Дөрес, бу фатирны мин бер генә тапкыр, ерактан гына күреп калдым. Өй туйлары миннән башка гына узды инде…

Аның каравы, хәзер көн саен эшкә барганда да, кайтканда да миңа нәкъ менә Филүс яшәгән йорт яныннан үтәргә туры килә. («Ирония судьбы» дими, ни дисең…). Әмма мин горурланып үтәм!

Бу дөньяда кешеләргә яхшылык кылып, биреп яшәргә язсын! Шулай бит, дуслар?!» — дигән Рифат Фәттахов.

«Кызганыч, яхшылыкны тиз оныта торган заманда яшибез шул», «Искиткеч, аталарча кайгырту! Кадерегезне белсеннәр!!! Хәзер сезнеңчә фатир ала төшкә генә керә торган хәл, афәрин, Ахметович!», «Ой, үләм, өй туена чакырмадылар дип, бала-чага кебек үпкәләмәгез инде «благие дела не афишируются», «Сезнең кулдан килмәгән эш юк. Рәхмәт тә әйтмәсләрен белә торып әле һаман шулай ярдәм итеп торасыз», — дип язган халык комментарийларда.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бүген Мәдәният министрлыгында @mincult_rt беләсезме нәрсә эшләп йөрдек?! Гөлсирин @gulsik93 белән Азатка @azat_abitov фатир алу өчен документлар тапшырдык! Алда безне зур эшләр көтә.Аллага тапшырдык! ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ Әйе, Казанда фатир алу җиңел эш түгел. Әнә заманында Филүс Каһиров @kagirov.filyus фатиры артыннан миңа 3 ел чабарга туры килде. Президентка кадәр барып җиттек. Әмма барыбер Филүскә өйләнмәгән килеш ук Казан уртасында өр-яңа йорттан 3 бүлмәле фатир алуга ирештек. Дөрес, бу фатирны мин бер генә тапкыр, ерактан гына күреп калдым. Өй туйлары миннән башка гына узды инде... ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ Аның каравы, хәзер көн саен эшкә барганда да, кайтканда да миңа нәкъ менә Филүс яшәгән йорт яныннан үтәргә туры килә. (“Ирония судьбы” дими, ни дисең...). Әмма мин горурланып үтәм! ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ Бу дөньяда кешеләргә яхшылык кылып, биреп яшәргә язсын! Шулай бит, дуслар?! #гульсиреньабдуллина #азатабитов #филюскагиров #рифатфаттахов #продюсер #вагаповфест

Публикация от Рифат Фаттахов (@r_fattakhov_)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100