Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов «Ел продюсеры» исеменә лаек булды

Татарстанның Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов «Ел продюсеры» номинациясендә җиңүче дип табылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Рәшит Ваһапов фестиваленең матбугат үзәге хәбәр итте.

news_top_970_100
Рифат Фәттахов «Ел продюсеры» исеменә лаек булды

Кичә Уфада «Туган тел» телеканалының «Милли премия» бүләген тапшыру тантанасы узды. Ул татар-башкорт эстрадасында 2019 ел йомгакларына багышланды. Бүләкләнүчеләр арасында Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова кебек билгеле шәхесләр бар.

Алып баручылар Рифат Фәттаховны «Зур кунак, зур шәхес», дип таныштырды.

«Туган тел» телеканалына, Башкортостанга рәхмәт әйтеп, Рифат Фәттахов әлеге вакыйганың әһәмиятле булуын ассызыклады. «Бездә, Татарстанда булсын, Башкортостанда булсын, продюсерларны гел сүгеп яшиләр бит. Ә бүген менә продюсерны зур сәхнәдән хөрмәтлиләр. Димәк, безнең милли шоу-бизнеста да цивилизацияле мөнәсәбәтләр урнашыр, дигән өмет бар», — диде Рифат Фәттахов.

«Ел продюсеры» итеп Рифат Фәттаховның сайлануы бердә гаҗәп түгел. Чыннан да, бүгенге көндә ул — безнең иң көчле продюсерыбыз. Аның иҗат җимешләрен иң элек сыйфат, югары профессионализм билгели. Ул безнең вокал сәнгатебезнең элитасын тәрбияли. Бу урында Рифат Фәттахов үстергән Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин кебек җырчыларның исемнәрен генә атау да җитәдер», - диде «Туган тел» телеканалының генераль директоры Азат Вахитов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100