Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов «Барс Медиа» турында: «Бар кеше алдында пычрак атышу оят түгелме?»

Продюсер ике каршы як тарафдарларына судка барырга киңәш итә.

news_top_970_100
Рифат Фәттахов «Барс Медиа» турында: «Бар кеше алдында пычрак атышу оят түгелме?»
Александр Эшкинин

Продюсер Рифат Фәттахов «Барс Медиа» белән бәйле рәвештә талашкан тарафларга дөреслекне судта эзләргә киңәш итә. Аның фикеренчә, артистлар Инстаграмда язышып, халык каршында бер-берсенә пычрак сүзләр әйтешергә тиеш түгел.

«Бөтен халык алдында шәхси тормыш белән бәйле гаепләүләр ташлау матур түгел, ул — ямьсез күренеш. Әгәр дә ниндидер каршылыклар бар икән, хәзерге заманда аларны хәл итүнең юлы — сөйләшүләр һәм үзара аңлашулар аша (ә бу очракта ул юл табылмаган, күрәсең) яисә юридик юл белән суд аша хәл итү», — диде ул.

Рифат Фәттахов татар җәмәгатьчелегенең бик консерватив карашты булуын әйтте. «Кайберәүләр: Юк, ул алай була алмый, ничек инде судка барасыз?» — дип аптырап сорау бирә. Судка барырга оят икән, ә бөтен дөньяга чыгып, бар кеше алдында пычрак атышу оят түгелме?!» — ди ул.

Продюсер әйтүенчә, тарафлар үз фикерләрен аңлатып бетерми, шул сәбәпле, вазгыять һәр чыгыш ясый буталчыклана гына бара. «Мәсәлән, шул ук Ландыш Нигъмәтҗанова һәр очрак саен, ситуациягә ачыклык кертәм, дип сөйли. Әмма дә ләкин һәр чыгышында буталчык өсти. Ул бер тапкыр да компания тарафыннан ни өчен кысуларының сәбәбен аңлатмый. Бәлки, сәбәп башкададыр? Бәлкем, ул контрактны үтәмидер…» — ди ул.

«Америка халкында „суд булганда нигә ызгышырга“ дигән әйтем бар. Безнең җәмәгатьчелек, татар социумы бик консерватив. Кабатлап әйтәм, әлеге хәлләрне туктатуның бердәнбер юлы — судка мөрәҗәгать итү. Бүтән чара юк», — диде ул.

Ул мисал итеп Ришат Төхвәтуллин белән судларын китерде. «Тулпар» журналы аша Рифат Фәттаховка пычрак атты, яла якты. Без судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдык. Нәтиҗәдә, «Тулпар» журналы, Ришат сүзләрен кире кагып, бездән гафу үтенде. Шул ук журнал аша. Аннары шул ук Ришат инде «Болгар радиосы» аша да Рифат Фәттахов белән бәйле рәвештә ялган таратты. Безнең юридик дәгъвадан соң «Болгар радиосы» да Ришат сүзләренең ялган булуын үз эфирында таныды. Киләчәктә һәркемгә мондый мәсьәләләрдә саграк булырга киңәш итәр идем», — диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100