Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифә Рахман: «Галиҗәнәп Сүз онытылмасын иде!»

Ике шагыйрә әңгәмәсе: Гөлзадә Бәйрәмова Рифә Рахман белән милләт, шигърият, Тукай премиясе, язучылар берлеге турында сөйләшә.

news_top_970_100
Рифә Рахман: «Галиҗәнәп Сүз онытылмасын иде!»
Фото: Салават Камалетдинов

Уза гомер, дияргәме инде, Рифә, узды, дияргәме... Әле кайчан гына, очрашкан чакларда, университет сабакташлары булып сөйләшеп тора идек. Бер тирәдәрәк гаилә кордык, бала туу шатлыгын кичердек. Хәзер инде тормышның ачысын-төчесен күргән, югалту-табышлары да җитәрлек, татар әдәбиятында ниндидер урын алган, азмы-күпме дәрәҗәле исемнәргә ирешкән, бу дөньяга, җәмгыятькә әйтер сүзе бар язучы-шагыйрәләр сыйфатында гәп корабыз.

Әйе. Гомернең узганын «узып бетте» дигәндә генә сизәсең икән. Утызда-кырыкта, әдәбият, милләт файдасына әле әллә ниләр эшләрмен, дип уйлыйсың. Иллегә җиткәч тә, күңелеңне биләп алган сюжетларны, ялга чыгуга ук, ныклап торып әдәби әсәргә әйләндерергә керешерсең шикелле. Чынлыкта ул вакытка инде башка проблемалар көтеп тора, иҗатка мөмкинлекләрең тагын да ныграк кимегән булып чыга.

Безнең җиң сызганып язар чагыбыз туксанынчы елларга – акчасызлык заманына туры килде бит. Бер генә җирдә эшләгән вакытны хәтерләмим. Хезмәт урыннарымның дистәгә якынайган чаклары да бар иде. Мин «шагыйрь мескен, хәерче булырга тиеш» дип фикер йөртүчеләрне хупламыйм. Кешене матди мескенлек кенә каләмгә тотындырырга тиеш түгел. Үземне сәяси-иҗтимагый хәлебезнең ни дәрәҗәдә мөшкеллеген, халыкның шул хәлдән чыгуда чарасызлыгын күрү, аны яшәтергә тырышу каләм иясе ясады, дип саныйм. Әлбәттә, әле беренче әсәрләрне язганда, сабый вакытта, бу кадәр тирән фикер йөртмисең, язуны гомерлек гамәлем итәрмен, дип тә уйламыйсың, әмма тәүге шигырьләрем дә күбрәк тирән борчылуларым аркасында туа иде минем.

Хәер, чын мәгънәсендә ярлы булган, белем ала алмаган, төптән күтәрелгән каләм ияләре юк дәрәҗәсендә ул. Элек тә алар, белем, матди тәэмин ителеш ноктасыннан караганда, гавамнан өстәрәк торган. Кысынкылык кына кешене уйлы итә, дигәнне якламасам да, иманын туклыкка, дәрәҗәле урынга алмаштырган каләм ияләрен дә сөеп бетермим, андыйлар иҗатында гади халыкның көн итешенә, хезмәт кешесе тормышына өстән карап язу, ә аралаша китсәң, үз-үзеннән, язганнарыннан артык зур канәгатьлек тоела кебек.

Хатын-кыз, ялгыз яшәүне сайлаганда, өстенә гаиләнең матди тәэмин ителеше җаваплылыгын да ала. Минем дә фатирлы буласы, машинасында да йөрисе, баланы кешечә үстерәсе, аңа зур дөньяны күпмедер күрсәтәсе килде, әнә шуңа күрә күп урыннарда хезмәт иттем дә. Әлеге эшләрнең кайсындыр кырыйга куярга да булгандыр, әмма чит төбәкләрдә укытуны, редакциядә эшләп, сәяси үзгәрешләр алып килгән сүз ирегеннән файдаланып, публицистикада заманның чын сурәтен тудырып калдыруны милләт алдындагы бурычым дип тә карадым. Шулай итеп, каләмнең иң йөгерек чагында аннан әдәби әсәрләр язуга тулыканлы файдалана алмадым. Гаилә белән яшәгәндә шактый актив яза идем. Ирем шагыйрь булгач, кияүгә аңа булышуны алга куярга сүз биреп чыккач һәм аны үпкәләтмәс өчен дә, ул чакта язганнарны ташлап бардым диярлек. Бик азы һәм анда да очраклы гына сакланган. Кызганыч ки, шигырьне кабат яшьлектәге кебек яза алмыйсың. Үзең, фикерләрең, яшәү рәвешең... – һәрнәрсә үзгәрә. Инде, кемдер, хәтта бик нык яраткан кешең хакына да иҗатыңа шундый мөнәсәбәт – зур хата, ә бәлки җинаять тә ул, дип саныйм.

Син – сүз сәнгатебез хакында төпле фикер әйтә алырлык галимә. Моңа алган белемең дә, язучы буларак туплаган тәҗрибәң дә мөмкинлек бирә. Укучылар тарафыннан (бәлки, киресенчә, укымаучылардыр): «Бүгенге татар әдәбиятында укырлык әйбер юк, шуңа да укымыйбыз», – дигән ризасызлык, гаепләүләр ишетергә туры килә. Менә, ичмасам, прозаиклар элек язып та күрсәтәләр иде, диләр. Еш кына, моңа мисал итеп, Габдрахман Әпсәләмов, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйлаҗевләрне китерәләр, юкса алар яшәгән, иҗат иткән чорда әле сүз иреге, язу иреге, тема төрлелеге әллә ни булмаган да. Язучы иркенләп иҗат итә дә алмаган, дип әйтәсем килә.

Үзем дә таныш һәм яраткан әйберләргә әйләнеп-әйләнеп кайтам. Чит ил әдәбиятын күп укыйм. Узган чор прозасының нәфис эшләнеше тарта. Чыннан да, бүгенге чәчмә әдәбият сәнгати камиллек ноктасыннан бик артка чикте. Ул бөтен халыкларда да шулайрак, әмма сәбәпләре күпмедер аерыла төшә. Милли әдәбиятыбыз мәктәпләрдә бик аз укытыла бит. Саф татарча камил һәм бай сөйләм көндәлек тормышыбыздан юкка чыкты. Шушы ук фикерне медиачараларга карата да әйтергә була. Чын матур сөйләм тирәлектә аз яңгырагач, кеше нормалар кысасына кергән телгә кайдан өйрәнсен?! Ул лексик ярлы һәм хаталы аралашуга күнегә. Аны «заманча» дип аклый, хаталы сөйләмне, шуңа нигезләнгән әдәбиятны табигый саный башлый. Күпләр сөйләмнәренең җитешсезлеген тоймый да!

Яңа шартларда тәрбияләнгән һәм яшәгән буыннар килә бит әдәбиятка. Озак еллар аның идея тирәнлеге, милли эчтәлеге һәм саф теллелеге сагында торган өлкәннәр бер-бер артлы китеп бара... Берәүләрнең, бигрәк тә сүз сәнгатенә тиеш дәрәҗәдә таләпчәннәрнең бүгенге – минем күзлегемнән дә элеккедән күпкә кайтыш әдәбиятны укымавы шуның белән бәйле, дип уйлыйм. Сан үзгәрешләре, кызганыч ки, һәрвакыт сыйфат үзгәрешләренә алып килми. Иренмәгән бар кеше яза башлады, һәм укырлык әсәрләрне зур массадан бик нык сайларга туры килә. Моңа вакыт кирәк. Гадәттә, китапны авторына карап укыйм. Яңа исемнәр белән дә танышам. Көткәнем акланмаса, аларга әйләнеп кайтмыйм диярлек.

Сезнең белән килешәм: укырлык әйбер юк, диючеләр арасында укымаучылар күбрәк. Андыйлардан, шушы әсәрне укыганың бармы, моны укыдыңмы, дип сораганым булды. Авторын да ишетеп белмәгәннәренә таң калдым. Күп кешенең әдәбиятны күзаллавы мәктәп программасы белән чикләнә, әмма шуларның беришесе, бүген укырлык әдәбият юк, дигән нәтиҗә ясарга барыбер җөрьәт итә. Укып та карамыйча, укымаслык икәнен кайдан чамалыйсың инде әсәрнең?

Өченче төркем кешеләрне дә беләм мин. Сыйфатсыз, җиңел аңлаешлы, гади сюжетлы, мәхәббәт темасыннан ерак китмәгән, зур проблемалар күтәрмәгән, күтәрелгәннәрен илнең иҗтимагый-сәяси тормышы белән бәйләнештә ачмаган әсәрләргә ияләнгәннәр дә тирән идея эчтәлегенә нигезләнгәннәрен һәм югары сәнгати эшләнгәннәрен яратмыйлар, түбән әдәбият саныйлар. Менә фаҗига кайда! Бүгенге әдәбиятка түбән бәя бирүдә түгел, түбәнен югарыга күтәрүдә, шул әдәбиятның үрчүенә ярдәм итүдә!

«Сүз иреге, язу иреге, тема төрлелеге дә әллә ни булмаган» дигәннән, ул чор әдәбиятында асмәгънә белән ирештерелгән бай фикер мәйданы бар, язучының шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашуы зур урын алып тора, халык тормышын тирән һәм белеп тасвирлау күзәтелә. Узган прозабызны укымый торып, гореф-гадәтләребезнең чын асылын, эчке мәгънәсен күзаллау һич мөмкин түгел. Милли бәйрәмебездән сабантуйны гына алыйк. Аның вакыты һәм эчтәлеге үзгәрде. Мин монда «кышкы сабантуй», «укытучылар сабантуе», «табиблар сабантуе» кебек көлке исемле чараларны күздә тотмыйм, халыкның чын бәйрәме турында әйтәм. Җыен урынына күчерелеп, эчке мәгънәсен югалтты ул. Тегесе исә бөтенләй төшеп калды. Ә.Еникине, Г.Бәшировларны укыйсың да, милли традицияләрнең, шул ук сабантуй, җыен кебек татар җанына кадерле чараларның никадәр гүзәллеге, тормышта кирәклеге, тәрбияви әһәмияте турында уйланасың.

Бик тирән мәгънәле, бай эчтәлекле, һәр татар баласында милли горурлык хисе уятырлык бит узгандагы прозабыз. Кызганыч, балалар гына түгел, инде яшьләребезнең дә зур өлеше аны сүзлексез укый-аңлар хәлдә түгел. Шигырь язганнан соң, еш кына кайбер сүзләрне алмаштырып чыгам, кайсыларын редакторлар үзгәрттерә йә аңлатма яздырта. Бу да көндәлек сөйләм телебезнең гадәттән тыш ярлылана баруына китерә. Алмаштырулар белән ризалашмый да булмый: һәр битнең яртысын астөшермәгә бирә алмыйсың. Элек анкеталар тутырганда, чит телләр белү-белмәү турындагы графага, сүзлек белән аңлыйм, дигән җавап та тәкъдим ителә, һәм күп кеше шуның астына сыза иде. Шулай җавап бирүчеләр арасында әлеге телдә матур әдәбиятны аңлап һәм яратып түгел, кызык өчен генә укып караучылар да булгандыр дип уйламыйм. Ә бит туксанынчы еллар башында гына да шул син санаган авторларның язганнарын хәтта татар мәктәпләрендә дә сүзлек эше ярдәмендә өйрәнерләр дип кем уйлаган?! Үз телен тиешле дәрәҗәдә белмәгән, аңламаган кеше югары кимәлдәге сәнгать әсәрен нишләп кулына алсын һәм, укымагач, ничек гадел бәяләсен?!

Заман әдәбиятны үзе тудыра. Бәлки, бу – сүз иреге белән бергә прозага вак темалар, очраклы каләм ияләре килүгә бәйледер. Кемнеңдер шушында ук, «әдәбиятта вак тема була алмый» дип каршы төшәчәген фаразлыйм...

Син хаклы. Һәр заман үз әдәбиятын тудыра. Укучы да, язучы да – заман баласы. Бигрәк тә прозабызның хәзерге хәле татар халкының инкыйразга илтүче иҗтимагый-сәяси шартларга куелуы белән турыдан-туры бәйле. Милләтнең һәр яктан артка китешенә йөзләгән, меңләгән дәлилләр китерергә мөмкин. «Җырлый-җырлый үләрбез без үлгәндә дә» дигән юлларны башкача аңлый-аңлата башладым. Милли мөстәкыйльлеге булмаган халык, җырдан, шоулардан башкага күңелен салмый, әдәби сүздән йөз чөерә икән, һичшиксез, юкка чыга. Милләтне фикер, үзаң яшәтә, ә ул, беренче чиратта, зур әдәбиятта чагыла, шуннан үзләштерелә. Такмагы да кирәк, тыпыр-тыпыр биюе дә, әмма, әмма... Галиҗәнәп Сүз онытылмасын иде! Уйсыз көн итү алга куелмасын иде.

Милләтне ничек яшәтергә соң? Менә хәзерге шартларда...

Туксанынчы еллар моңа үз җавабын биргән иде. Халыкның үзаңына нинди үзгәрешләр алып килде ул чор, милли хәрәкәт. Ә бит әлеге хәрәкәтнең башында каләм ияләре һәм милли зыялыларыбыз торды. Галимнәр, әдипләр нинди рух белән иҗат итте! Мәйданнарда хөр фикер яңгырады! Иң мөһиме: һәркайда татар мәктәпләре ачылды, һәм бик күпләр балаларын, зур өметләр баглап, шунда илтте. Милли мәгариф системасының нигезләре эшләнде, югары уку йортларында татарча укыту кертелде һәм башка бик күп уңай күренешләр күзәтелде. Татар мәктәбенә, шуны яклаган милли зыялыларга, ахыр чиктә хәтта министрыбызга кизәнү, зур көрәш белән кануннарга теркәлдерелгән хокукларыбызның сызылуы, милли хәрәкәт башында торган кыю юламаннарның арабыздан китеп баруы, кайчандыр батыр булып уйнаган, әмма эчтән куркакларның әлеге хәрәкәттән инде читкә тайпылуы, көрәшчеләр сафының сирәгәюе үз эшен эшләде: милләт бер чиккә килеп терәлде. Иң авыры: зур күпчелек бүгенге хәленә битарафланды һәм шәхси тормышын гына кайгыртып яши башлады.

Миннән башкалар да еш кына, бүген милләтне, әдәбиятны ни саклый ала, дип сорый. Җавабым: тулыканлы эшләгән татар мәктәбе, халыкның шул мәктәпкә баласын илтерлек үзаңлы катламы булу! Без андый да без мондый, дигән мактанулар, буш сүз күп, татар файдасына реаль эшләр юк дәрәҗәсендә. Ахыр нәтиҗәсе ни белән бетәсен белә торып та, халыкка курыкмыйча фикер җиткерүчеләр бармак белән генә санарлык.

Дагыстанда ял итеп кайттың. Тау халкы, рус мәктәбендә укыса да, үз телендә сөйләшә, диләр.

Булмаганны! Шактый кеше белән аралаштым. Барысы оныкларының инде ана телләрендә сөйләшергә теләмәвеннән зарлана. Анда никадәр милләт яши. Алар урыс телендә аралашмыйча булдыра да алмый. Җитмәсә, рус мәктәпләрендә укыйлар. Ана теле авылларда яши, әлбәттә, әмма авыллар анда да бетеп бара... Милли сөйләм башкалада бик аз ишетелә.

Бер кумык белән бик озак кына ике халыкның хәле турында төркичә әңгәмә кордык. Безне нәрсә борчыса, аларны да шулар ук гамьләндерә булып чыкты. Тауда яшәгәннәр үзәннәребезгә күчеп утырганчы, без гел кумыкча гына сөйләштек, бакчачылык белән шөгыльләндек, колхозлар, авыллар чәчәк атты, ди, хәзер эшләр бөтенләй башкача. Республика туризмны үстерүгә йөз тота икән. Икътисади планда бу – дөрес юлдыр. Кызганыч ки, зур үзгәрешләрнең ахыр нәтиҗәсе анда да төркиләр файдасына булып чыкмаган. Алар да бит шушы милли хокуклар бик исәпкә алынмаган Рәсәйдә яши.

Бар фәннәр татарча укытылган мәктәпләрең юк икән, халкың, аның тарихы өчен горурлык хисе белән генә телеңне гасырлар дәвамында яшәтә алмыйсың. Элек конференцияләргә ераклардан күп төрле милләт вәкилләре килә иде. Араларында азсанлырак тау халыклары да булды. Барысының докладлары – русча, төрки теллеләрнеке дә. Нигә алай, без сезне аңлыйбыз бит, үзегезчә чыгыш ясагыз әле, дип сораганым булды. Русча укыгач, милли фәнни сөйләм телебез юк, дип җавап бирделәр. Димәк, элегрәк тә аларның аралашу теле күп вакыт аш-су бүлмәсендә кулланылган лексик кыр чикләренннән чыкмаган.

Син – Тукай энциклопедиясен хәзерләүдә катнашкан галимә. Әйт әле: аның исемлеге нинди таләпләрдән чыгып төзелде? Аңа шагыйрь һәм прозаиклар Тукайга багышланган әсәрләре булуга бәйле яисә иҗатларының Тукайныкына аваздашлыгы аркасында теркәлдеме? Барысы да лаек керде, дип әйтә аласыңмы? Мондыйрак эчтәлектәге басмалар төзелә башласа, «дуслык» та читләтеп узмаганлыгын беләбез...

Син телгә алган мәртәбәле басманың сүзлеге безгә кадәр бик күп еллар элек башка галимнәр тарафыннан төзелгән иде. Минем уемча, аңа ул чагында, кем каләм иясе, сәнгатькәр дип аталып йөрсә, шул автомат рәвештә кергән. Язучылар, галимнәр, рәссамнар, һәйкәлчеләр... Ниндидер ныклап тикшерү булмаган. Исемлекне кыска вакыт аралыгында тулы һәм гадел төзү мөмкин дә түгел. Никадәр әдәбият белән танышырга, эзләнергә кирәк. Күп нәрсә эш барышында ачыклана. Әлбәттә, тәүге исемлек яңа төркем тарафыннан баетылды, шактый үзгәрде. Тукайга мөнәсәбәтле әсәрләре очрамаган һәм әдәбиятта артык зур эз калдырмаган авторлар, шагыйрьнең замандашы булганга гына фамилиясе теркәлгәннәр кыскарды, шуның нәтиҗәсендә дә исемлеккә иҗатка, фәнгә, калган өлкәләргә сиксәненче еллардан башлап килгән бихисап кеше өстәлде. Әйтик, үзебездән бераз өлкәнрәкләрнең, яшьтәшләремнең иҗаты яктыртылуга мин зур өлеш керттем. Хәтерләсәгез, язучылар каршында, үзегез дә иҗатларыгызны Тукай белән бәйләнештә карауга комиссиягә тәкъдим итегез, дип чыгышлар да ясадым. Теләгән кеше, аның хакында күп яисә мөһим әсәрләр иҗат иткән булса, бу тәкъдимгә колак салыр иде, дип уйлыйм. Шунысын да искәртим: дәүләти әһәмияткә ия андый хезмәтләрнең структурасы һәм эчтәлеге, кемдер яисә кемнәрдер төзегәннән соң, кат-кат коллегиаль карала, тәкъдимнәр искә алынып камилләштерелә һәм җаваплы кешеләр тарафыннан раслана.

Бер зур гына галим кайчандыр, нигә фәлән-фәлән кеше энциклопедиягә кергән, ул бер дә Тукайча язмый бит, дип аптырашта калдырган иде. Без барыбыз да Тукайдан үсеп чыккан. Әлбәттә, шагыйрь белән әдәби бәйләнеш дәрәҗәләребез төрлечә. Кемдәдер ул идея-тематикада чагылыш таба, кемдәдер стильдә. Бәхәскә алмассыз дип уйлыйм: әдәбиятны идея-тематик-проблематик һәм сәнгати күчемлелек үстерә. Без мәкаләләрдә күптөрле күчемлекләрдән кайсындыр, һичшиксез, күрсәтергә тиеш. Образлар күчемлелегеме ул, сюжетлармы, икенче берсеме...

Энциклопедиягә керүнең сәбәпләре күптөрле: шагыйрь белән туган-тумачалык, тукайчылык, Тукай исемендәге бүләккә иялек һәм башкалар. Алар хезмәтнең эчтәлегендә ачык чагыла бит. Исемлекнең һич тә дуслык белән төзелмәгәнлеге аңлашылды булса кирәк. Әлбәттә, энциклопедиядә иҗаты Тукай белән бәйләнеш яссылыгында яктыртылмаганнар әле күптер. Бердән, хезмәтнең күләме чикләнгән һәм алдан ачыкланган. Алай да ул элек планлаштырылганнан барыбер арттырылды дип беләм. Мәкаләләргә билгеләнгән күләмне, исемлекне чикләми булмый. Тукай белән бәйләнешләр мәйданы елдан-ел киңәя бара, элек чишелмәгән проблемалар чишелешен таба. Энциклопедиянең яңа басмалары эшләнер, яңа исемнәр, язмалар тагын да өстәлер, дип өметләнәм.

Сүзебез Тукай темасына килеп кергән икән, ел саен бирелүче премия турында да сөйләшми булмас. Дөресен әйтик, 15-20 кешедән торган исемлек чыккач, андагы фамилияләрне күреп гаҗәпләнеп куясың. Язучылар үз иҗатларына шул дәрәҗәдә мөкиббәнме? Яки инде таләпчән түгелме? Каләмдәшләрең турында болай әйтү, бәлки, килешеп тә бетмәс, араларында кулга тотып карарлык иҗатлары булмаганнар да очрый бит. Һәм ни гаҗәп, ике әтәч сугышканда җимне өченчесе эләктереп калган кебек, кайчак шундыйлары алып та куя... Гомумән, Тукай премиясе тирәсендә шулкадәр чуарлык – биючесе, төзүчесе, мулласы...

Соравыңда бөтен җавап та бар бит, Гөлзадә. Мин шул җавапларны киңәйтеп, болай дип әйтер идем: кайберәүләр – хәтта әдәбият-сәнгать әһелләре дә – башкалар иҗаты белән таныш түгел кебек, югыйсә үзләренең нинди югарылыкта иҗат иткәннәрен белерләр дә бүләккә лаек түгеллекләрен аңларлар иде. Хәер, соңгы вакытта күңелемә, каләме сыеграк булган саен, әдип һәм шагыйрьләр үзләренең шедевраль язганына ныграк ышана, ахрысы, дигән уй еш килә. Кайберәүләрнең һәр җирдә үз-үзләрен мактаганнарын, йомшак кына иҗатларын да социаль челтәрләрдә, чатларда җан-фәрман пропагандалауларын эчтән көлеп күзәтәм. Телефон аша көн буе чиле-пешле шигырь юллыйлар. Җибәрмәгез, дип тә карыйм. Үзләренекен түгел, кешенекен салучылар да ишетми. Чатка куйсалар, артыннан көне буена, син – зур шагыйрь, талант, дигән мактаулар китә.

Элегрәк син Язучылар съездында, ел йомгакларында, матбугатта еш кына тәнкыйть мәкаләләре белән чыга идең. Соңгы вакытта, нишләптер, андый язмаларың күренми... Сүз кадере беткән бу заманда тәнкыйтьнең дә кирәге юк, дип уйлыйсыңмы әллә? Язма сөйләмме ул, телдәнме, сүз ничектер буш әйбергә калып бара. Хәтта милләткә, милли вазгыятькә караганы да. Сәясәттә дә каршы – оппозициядәге фикер барлык хуплана бит, юкса үсеш булмый, җәмгыять бер урында таптана. Бәлки, бүгенге көндә нәкъ менә шул төпле тәнкыйть житенкерәмидер дә безнең яшәешкә? Алай дисәң, күпме көнчел, талантсыз затлар тәнкыйть белән талантларның башына җиткән...

Тагын соравың җаваптан тора. Кабатланасым килми. Хәтерләсәң, «Тәнкыйть – кирәксез шәйдер» дигән рисаләм чыкты. Укыган кеше аңлагандыр: тәнкыйтьчеләрнең кемнәргәдер бик тә кирәксезлеген сөйли ул. Күпләр миннән, үзләрен мактап, икенче кешеләрдән җитешсезлек табуымны көтә. Мин исә – объектив фикер яклы. Әйе, кайчандыр халык каршысында кыю чыгышлар ясый идем, әмма аларны бастырмадылар бит. «Язучыларның әдәби ел йомгаклары» да, съезд да элеккеге кызыклыгын, эчтәлеген, әдәбиятка тәэсир көчен югалтты. Алардан инде сүз сәнгатебез үсешенә зур файда юк. Дөрес, мин әлеге чараларны кирәксез санамыйм, әмма бер булган әһәмиятен, көчен торгызырга иде аларның. Трибуналардан кыю сүзне кабат яңгыратырга иде! Бу исә безнең барыбыздан да тора. Республикада татар әдәбияты буенча фәнни хезмәт яклаган никадәр галим бар, шул ук вакытта корылтайда күзәтү доклады ясарга теләүче табып булмый. Аптырагач, бик сорагач, бер үк кешеләр ризалаша. Кайда ул без үстергән «филология кандидатлары»?! Ник үзләрен беркайда да күрсәтмиләр?

Тәнкыйтьтән бөтенләй читкә киттем дип санамыйм. Халык бик яратып укыган «Әдәби суд»та мин ялган фикерләр әйтмим бит, яшь каләмдәшләремә файдам тисен дип сүз йөртәм. Әлбәттә, әсәрләрнең бар җитешсезлекләрен үк «күрмәскә» тырышам, фикеремне бераз йомшартам. Тәнкыйтьне аны иҗатка кереп барганда әйтергә кирәк. «Әдәби хөкем» кебек уен рәвешендәге чаралар вакытында ул җиңелрәк кабул ителә. «Буыннар каткач», каләм иясен «үзгәртү» кыен. Өлкәннәргә, бигрәк тә «шедеврлар гына язам» дип ышанганнарга тәнкыйть сүзе авырга килә.

Фәнни-тәнкыйди китапларым чыккалап тора. Рәдиф Гаташ иҗаты турындагы «Сөю илтәм сиңа!» хезмәтем белән шагыйрьгә һәйкәл куйдым дип ышанам. Тәнкыйть – җитешсезлек эзләү генә дигән сүз түгел ул, язучы иҗатының асылын ачып бирү дә. Вакыт тапканда, башкалар турында да язар идем. Әгәр алда гомер булса, аны, беренче чиратта, һәр ике яктан нәселем тарихын теркәп калдыруга, авыл шәҗәрәләрен төзүгә багышлыйсы килә. Ни дәрәҗәдә өлгерермен бу эшкә, белмим. «Татар кызы» дилогиясенең, ә, бәлки, трилогиясенең, беренче кисәге – әнием ягыннан әби-бабаларыма мөнәсәбәтле бай тарихның кечкенә генә өлеше әле ул.

Без гади халыкны китап укымауда гаепләргә яратабыз, имеш, язучы алар өчен яза, ә алар артык кызыксынмый, дибез. Мәҗбүриләү бу, дип әйтимме, совет заманыннан калган тенденция дәвам итә, димме. Әмма язучылар да бер-берсенең әсәрләрен бик укымый бит...

Бу сорауга җавап күпмедер яңгырады инде. Берсен, бераз үзгәртеп, кабат ассызыклыйм: замандашлары иҗаты һәм чорлар бәясен алган классик әдәбият белән үз язганын чагыштырмаган, чагыштырса, аермасын күрмәгән, әсәрләренә хас кимчелекләрне тота алмаган «каләмче» чын әдип түгел инде ул. Андыйлар арабызда шактый. Мин укымыйм, язам гына, диючеләр арта бара.

Очрашуларга баргач, китапханәләргә керәбез. Андагы хезмәткәрләр үзешчән язучыларның (кемнәрне икәнен үзең чамалыйсың) әсәрләре иң күп укылуын әйтәләр, Интернетта берничә китапханәченең бу уңайдан чыгышларын да укырга туры килде. Бәлки, алар моны үзләре тудырадыр, пропаганда йөзеннән, җөмләсе ия белән хәбәрдән генә торгач, образлы сурәтләү, сынландырулар, әдәби тел матурлыкларын хасиятләп тормыйча гына язылган булгач укырга җиңел, җайлы, тиз укыла дип, үзләре ук укучыга тәкъдим итеп... Өстәвенә, әдәби тел белән, чәчәкләп-чуклап язу кирәкми, кеше бит тормышта алай сөйләшми, дип хуплап торучылар да бар... Ә эчтәлеген инде үзең беләсең: моның ире тегенең хатыны белән йөргән, бер кыз җизнәсеннән бала тапкан...

Гөлзадә, килешәм. 2019 елгы шигырь җыентыгымның, башкаларныкы янәшәсендә, иң күп укылган китаплар исемлегенә кергәнен билгеләгән чарада сәхнәдән үзем дә шуны әйттем. Әгәр синең хезмәтеңне яратып һәм күп укыганнар икән, монда китапханәчеләрнең роле бик зур. Аларга иҗатымны пропагандалаганнары өчен гаять рәхмәтлемен. Шулай да тирән мәгънәле проза китапларының җиңүен күп еллар көттем, көтәм. Күрәсең, ул урынны «җиңел» әсәрләр тулысынча яулап килә. Берәү күптән түгел генә, мин бит китапны арыгач укыйм, гайбәттән дә тирәнрәге кирәкми, диде. Укытучы...

Чәчәкләп-чуклап язу, дигәннән... Аны ничек аңлыйсың бит. Бездә купшы һәм төче телле әдәбият җитәрлек. Купшылык һәвәскәрләр иҗатында күбрәк тә күзәтелә, ягъни сәнгати түбән яңгырашлы прозабыз аеруча баналь, купшы. Мин андый әсәрләрне укый алмыйм.

Инде әдәби тел мәсьәләсенә килик. Гади сөйләм теле бар, автор сөйләме. Автор сөйләме урынсыз рәвештә көндәлек аралашу калыбына керергә, урам теленә якынаерга тиеш түгел. Текстның әлеге өлешендә, геройлар, вакыйгалар янәшәсендә, әдип үзе дә һәм шул исәптән теле дә характерлана. Автор сөйләме – прозада язучы талантын иң нык күзаллаткан өлеш.

Каһарманнар телендә исә урыны белән русча сүзләр дә яңгырап китәр, ямьсезрәк әйтелгән җөмләләр дә очрар, чөнки язучы характер тудыра. Шул ук вакытта, геройлар сөйләме һәрвакыт нәкъ тормыштагыча булсын, диючеләр белән дә килешмим. Тупас мөнәсәбәтле, бозык телле гаилә тормышын тасвирлаганда, анда кулланылган бар оятсыз лексиканы прозабызга тутырыйкмыни инде?! Каһарманнар сөйләмен бүгенге тормыштан, бигрәк тә шәһәр көндәлегеннән әз генә дә үзгәртми алсаң... Урамда русча сөйләшүче татар күп, дип, прозабыздагы диалог-монологларны русчага гына калдырсаң... Ә бит андый идея тарафдарлары бар. Әгәр без мондый фикерләрне хуплап торсак, татарча өлеше никадәр калыр соң әсәрләребезнең? Бер чиккә килеп терәлүебез, әнә шулай итеп, каләм ияләрен иҗат иткәндә шактый авыр хәлгә куя, үзен нык сиздерә.

Узган елларны хөкүмәт тарафыннан татар әдәбиятына, язучыларына беркадәр игътибар, кызыксындыру көчәеп алды. Мин бу очракта төрле грантларны, әдәби бәйгеләрне күздә тотам. Әлеге бәйгеләрдә катнаштыңмы? Урын алган әсәрләр лаеклы билгеләнде, дип уйлыйсыңмы? Син менә – роман язган кеше, яхшы зур күләмле әсәр күпме вакыт эчендә иҗат ителә? Авторның үзе әйтүенчә, тарихи романны нибары ике айда һәм эш арасында гына беренче урын алырлык дәрәҗәдә язып буламы?

Грантка катнаштым. Бирделәр дә. Конкурсларда да урын алган булды, әмма бу гына мине аларның гаделлегенә ышандырмый. Әйтик, ниндидер әсәрне беләсең, алдан танышасың, бик түбән бәя бирәсең, журналда, бигрәк тә конкурс кысаларында басылганына аптырыйсың, дуслар белән шул хакта сөйләшәсең. Ниһаять, нәтиҗә ясыйлар, ул исә... җиңгән булып чыга. Кайчакта тематикасы белән конкурс киртәсенә сыймаган әсәрләр дә урын алгалый. Әнә шуңа күрә соңгы зур бәйгедә катнашмадым да. «Татар кызы»н шунда бирә дә ала идем.

Тарихи романны түгел, иҗтимагый-социаль тематикага язылганына материал җыярга да ничәмә еллар кирәк. Архивларда утырмый булмый, дөнья гизәсең... Әлбәттә, үзем дә тиз язам, чөнки хәтеремдә бөтен күренешләре белән теркәлгән сюжетларым бар. Әгәр тарихи роман моңа кадәр башкалар иҗат иткән әсәрләргә таянып кына иҗат ителә икән, чынлыкта күпмедер дәрәҗәдә әдәби караклык инде ул. Моны исбатлау кыен, чөнки махсус программалар плагиатлыкка, нигездә, бер телдәге әсәрләрдә текст өлешләре кабатлану аша тикшерә. Кешенекенә ияреп язу мәктәп бәйгеләреннән үк башлана. «Илһам» конкурсына килгән эшләр арасыннан элегрәк елларны сюжеты таныш никадәр әсәрне төшереп калдыра идем. Инде башка халыклар әдәбиятыннан оригинал эзләп укып утырудан арыдым, туктадым.

Син күздә тоткан конкурста Лилия Гыйбадуллина әсәрләре җиңгәч, шигырь буенча урынның гадел бирелүенә ышандым. Бердән, яхшы яза. Икенчедән, әсәрләрнең авторлары билгесез булганлык аңлашылды. Бер үк кешегә берничә премия бирелмәс иде.

Әлеге бәйгедә журналистның, татар теле укытучысының алдынгы урыннарны алуы язучыларның дәрәҗәсенә беркадәр сукмадымы? Мин монда чәчмә әсәрләрне күздә тотам. Белүемчә, анда, Тукай премиясе лауреатлары да катнашты...

Танылган әдипләр дәрәҗәсенә сукмый ул. Әгәр дә инде сыйфатсыз хезмәт урын ала икән, бәйге, аны оештыручылар һәм жюри дәрәҗәсенә суга. Авторга да оят була, дип уйлыйм. Ул бит үз артында ни сөйләшәчәкләрен, сөйләшкәннәрен чамалый.

Прозада публицистик стиль өстенлек алган әсәрләр арта бара. Бу – сүз сәнгате мәйданына журналистлар, башка профессиядәге авторлар килү белән дә бәйледер. Матур әдәбиятны төрки халыклар «нәфис әдәбият» термины белән атый. Мин дә ул төшенчәне еш кулланам, чөнки ул прозаныңмы, шигъриятнеңме нинди сыйфатта булырга тиешлеген ныграк ача. Чәчмә әсәрләрдә тел нәфислеге югала бару мине бик борчый. Әлбәттә, бу очракта алдан ук жанры «әдәби-публицистик» дип билгеләнгән хезмәтләрне күздә тотмыйм.

Җиңгәннәрнең әсәренә чын бәя бирү өчен, конкурска килгән барлык прозаны үземнең укып чыгу кирәк. Бер нәрсә ошамавын әйтә алам: теләсә кайсы бәйгенең алдан эшләнгән положениесен үтәү мәҗбүри. Әгәр романнар үзара ярыша, әмма алар аз килгән һәм урын алырлыклары да аз икән, алар белән бергә, конкурста башка жанрга караган әсәрләр катнашырга тиеш түгел. Урын бирмәскә кирәк. Шул гына! Акчасын чираттагы конкурска тотарга! Темасын табып, өстәмә ярыш уздырырга була. Төрле темага язылган әсәрләрне үзара чагыштыру, гадел бәяләү кыен.

Әгәр дә сине киләсе съездда Язучылар берлеге рәисе итеп сайласалар, татар әдәбияты торышына, язучылар тормышына, гомумән, берлек эшчәнлегенә нинди үзгәрешләр кертер идең?

Миңа, әйдә, сайлыйк әле, диючеләр булды. Көлдем генә. Бердән, теләмим. Кандидатурама «өстәгеләр» дә баш-аяк каршы чыгар иде. Туры әйтергә яратканымны, имансызлыкка бармавымны, әдәбият, милләт дип янып-көюемне беләләр. Мин Аллаһтан башкага кол була алмыйм, вак җитәкче – билгеле бер дәрәҗәдә үзеннән өстәгенең колы инде ул. Өченчедән, җитәкчеләрдән үлгәннән соң икеләтә җавап алыначагына бик нык ышанам. Хәтта шуның өчен генә дә кәнәфидә утырмас идем. Җаваплы эштәгеләрне гаделсез адымнарга этәрүчеләр, миңа шул кирәк, бу кирәк, дип аптыратучылар саны бихисап. Әйтик, кайберәүләр кемгәдер гаделсез рәвештә ниндидер ярдәм күрсәтә, аннан, аһ, зур яхшылык кылдым, дип сөенә, шуның белән башкаларга зыян салганын, икенче кешеләрнең өлешенә кергәнлеген уйламый. Димәк, гөнаһы бермә-бер зур аның. Мәсәлән, ниндидер лаексызга, басымга түзә алмыйча, Тукай премиясе алып бирешәсең икән, бу чакта да бүләккә лаек никадәр кешене рәнҗетәсең. Моны мин күтәрә алмам кебек. Дөрес, кайчак үзем сөймәгән гамәлләргә тап булганда, их, мин тегеләй, мин болай эшләп, чын җитәкченең, гадел җитәкченең халыкка кемлеген күрсәтер идем, дип уйлап куям... Аллаһка шөкер кылам, Ул мине үз өстемә зур гөнаһлар җыюдан саклый.

Рифә, ни генә әйтсәк тә, без – иң беренче чиратта, хатын-кыз. Аллаһ безне Җир йөзенә ана буласы кеше итеп яралткан. Әни дип өзелеп торучы кызың, әбием дип яратып эндәшүче оныкларың, хөрмәтләп яшәүче кода-кодагыйларың, дус-туганнарың бар. Алар турында да берничә генә сүз әйтсәңче.

Аларның, менә синең, башкаларның исәнлегенә сөенеп яшим. Инде күптән үземә зур авырлыклар китергән кешеләргә дә исәнлек, озын гомер, бәхет телим, әмма әлегә милләтенә зыян салучыларны, сәяси сукырлык белән, аңа мөнәсәбәттә зыянлы гамәлләр башкарганнарны кичерерлек көчем юк.

Ходайга – балаларыма юл күрсәткәне, аларның исә нибары аның ярдәме һәм үз тырышлыклары белән көн иткәннәре өчен рәхмәтлемен. Киявем Наил һәм кызым дөньякүләм танылган бик зур чит ил корпорациясендә үзләре теләгән, сайлаган һөнәр буенча эшли. Таңгөл шунда – икътисади анализлау һәм планлаштыру юнәлешенең җитәкчесе.

Оныкам Назлым икенче сыйныфны тәмамлады. Җырлар яза, гитарада уйный, рәсемнәрне шактый һөнәри ясый кебек, берничә тел белә. Янәшәмдә чагында анда үземә хас сыйфатларны күрәм дә сабый вакытыма кайткандай булам. Ярыша-ярыша җиләк җыябыз, балык тотабыз. Иҗат мәсьәләсендә дә минем кебек: язганнарының кадерен аңламый әле – җыймый, ташлый. Бу эшләрнең бик вакытлы булырга мөмкинлеген аңласам да, рәсемнәрен, истәлеккә дип, үзем туплап барам.

Оныгым Айханга бу җәйдә алты тулды. Ул Камил кодага тарткан. Кода-кодагыйлар, табиб булсалар да, мал да тоталар, бакчаларында ни генә үстермиләр. Мин моңа бик сөенәм: Айханны эшкә күнектерәләр. Алар яшәгән Чирмешәнгә кайткач, ул күбрәк бабасы янында, кулында күп вакыт балта, көрәк, тырма-сәнәк булыр. Бу сөенеп әйткәннәремнән бик куркам. Мактасаң, балаларга күз тиючән була. Сүзем артык күпкә китте, туктатырмын, ахрысы.

Уңгансың-булгансың, тырышсың, талантлысың! Узган гомер юлларыңа карап, бу Җир йөзендә юкка яшәмәдем, дип әйтә аласың, шулай бит?

Әлбәттә! Теләгән һәм булдыра алганымны эшләргә өлгермәү генә җанны борчый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100