![Риба (процент) белән эшләгән акча ничә тапкыр зина кылудан да куркынычрак?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/2/12/52524ee9af7cdd4915d869bd59338f98.jpg)
«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында риба турында хәдис бирелгән.
Риба юлы белән эшләүнең гөнаһы нинди?
عَنْ ابْنِ عَبَّاسٍ عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ: «دِرْهَمُ رَبًا أَشَدُّ عَلَى اللهِ مِنْ سِتٍّ وَثَلَاثِينَ زَنْيَةً»
Риба юлы белән эшләнелгән 1 дирхәм (гөнаһы) Аллаһы Тәгалә каршында 36 тапкыр зина кылган хәтле гөнаһтан да авыррак. Шүгабу-ль-иман, 5130
«Интертат» хәбәрчесе Гөлназ Хәбибуллина Чаллыдагы «Ак мәчет» мәдрәсәсе мөгаллиме Илдар хәзрәт Хәмидуллин белән риба турындагы сорауларга җаваплар әзерләгән иде. «Риба – гарәп теленнән «арттыру», «өстәү» дигәнне аңлата. Шәригать ягыннан риба ике төргә бүленә. Беренчесе – сату-алудагы риба, икенчесе – әҗәткә биргәндәге риба», – дип аңлатты хәзрәт.