news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

РИА Новости, хәлиткеч бәрелешләр язын булачак, дигән фараз турында яза

news_top
РИА Новости, хәлиткеч бәрелешләр язын булачак, дигән фараз турында яза
"Татар-информ" архивы

Украина Оборона министрлыгының Баш разведка идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов, хәлиткеч сугышлар язын булачак, дип ышандыра. Бу хакта РИА Новости яза.

«Яз уртасыннан ахырына кадәр хәлиткеч сугышлар булачак», – дигән ул.

Аның фикеренчә, бу – тамырдан үзгәрешкә китерәчәк. Шулай ук Буданов, Россия инде һөҗүмне башлаган, дип саный.

Запорожье өлкәсе администрациясе советы әгъзасы Владимир Рогов хәбәр иткәнчә, АКШ Украинаны Көньяк юнәлештә һөҗүм итәргә мәҗбүр итә, һәм Байденның Киевка сәфәре дә моны раслый. Рогов АКШ президентын «Көньяк Россия җирләрен оккупацияләү Америка лидерына үз халкы язмышына караганда да мөһимрәк» дип гаепләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар