news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үргән бәрәңгенең файдасы бар

Бәрәңге үрентеләрен кисеп алып, төнәтмә ясарга була.

news_top
Үргән бәрәңгенең файдасы бар

Гадәттә, хуҗабикәләр үргән бәрәңгене чыгарып ташлый. Тик аның бик файдалы үзлеге бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Бәрәңге үрентеләреннән табигый биоэремә ясарга була. Ул үсемлекләрнең актив үсешен һәм тамыр ясалышын стимуллаштыра. Туклыклы һәм актив ингредиентларга бай бәрәңгене файдаланыгыз, дип киңәш итә белгечләр.

Бәрәңгедән 150 грамм чамасы үрентене кисеп алыгыз, аны җиңелчә генә марганцовка эремәсендә 6 сәгать җебетегез. Аннары юып, ваклагыз һәм 1 литр чиста суга салыгыз. 7 сәгать төнәтегез, аннары сөзегез һәм кулланыгыз.

Мәсәлән, үсемлек ботакларын тамыр җәйдерү өчен, бәрәңге үрентесе төнәтмәсенә салып торырга була. Моның өчен ботакны 200 мл төнәтмәгә 6 сәгатькә салып куегыз. 

Шулай ук үсемлек орлыкларын туфракка утыртыр алдыннан бәрәңге үрентесе төнәтмәсенә салып торырга була. 

Үсемлекләр яхшылап үссен өчен, аларга бәрәңге үрентесе төнәтмәсен сибәргә, өстән сиптерергә ярый. 

Иң мөһиме - бу төнәтмәдә химия юк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар