news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үргәагар авылы мулласы Нурулла Фәттахов вафат

Кичә Әлки районы Үргәагар авылы мулласы Нурулла Фәттахов вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә әлеге авыл вәкиле Тәнзилә Гәрәева сөйләде.

news_top
Үргәагар авылы мулласы Нурулла Фәттахов вафат
Зилә Мөбәрәкшина

Нурулла хәзрәт кичә Базарлы Матак районы хастаханәсендә вафат булган. Ул бүген җомга намазына кадәр Иске Үргәагар зиратында җирләнәчәк. Урыны җәннәттә булсын. Авыл халкы якыннарына сабырлык тели, — диде ул.

«Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина Нурулла хәзрәт Фәттаховтан узган айда Үргәагар мәчете тарихы турында интервью алган иде. Нурулла хәзрәт җомга намазында 17-18 кеше булуын, мәчеткә йөрүчеләр барлыгын әйткән иде. «Хәзер исә үземнең урынына алмаш кеше эзләү белән мәшгульмен. Миңа 81 яшь, гел болай йөреп булмас, һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Берәр кешегә тапшырып калдырырга иде исәбем», — дип сөйләгән иде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар