Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

РФ Конституциясе турында сөйләшү: демократиядән кешеләр бозыламы?

12 декабрь — Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көн. Шул уңайдан Конституция һәм төп документның гарантияләре турында татар җәмәгатьчелеге белән сөйләштек.

news_top_970_100
РФ Конституциясе турында сөйләшү: демократиядән кешеләр бозыламы?
Татар-информ архивы

1993 елның 12 декабрендә бөтен халык сайлауларында Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә һәм шул ук елның 25 декабрендә ул үз көченә керә, «Российская газета»да басылып чыга. Әлеге төп документ өстендә 3,5 ел дәвамында меңләгән кеше эшли.

Империя заманнарында ук Конституция кертүгә берничә омтылыш була: Василий Шуйский, Екатерина II, Александр I.

Конституциянең беренче версиясе моннан йөз ел элек — 1918 елда революциядән соң кабул ителә. СССР өч Конституция (1924, 1936 елгы — «Сталинныкы», 1977 елгы — «Брежневныкы») белән яшәп ала.

СССР таралганнан соң, 1993 елда кабул ителгән Россия Конституциянең 1971 елгы төп законнан 18 зур аермасы бар. 1991 елның ноябреннән 1992 елның декабренә кадәр Конституциягә 400 дән артык төзәтмә кертәләр. Борис Ельцин президент булганда шәхсән үзе Конституцион җыелыш хуплаган 15 төзәтмә керткән.

1999 һәм 2005 елда Россия Конституциясе экземплярлары космоска да менеп төшә. 2005 елга кадәр РФ Конституциясе кабул ителгән көн ял көне булып саналган. Россия Конституциясе бары тик рус теле сүзләрен кулланып кына язылган. Анда чит телләрдән кергән бер генә сүз дә юк. Конституциянең иң төп нөсхәсе Мәскәү Кремлендә, президент китапханәсендә саклана. Ул президент инаугурациясе өчен генә кулланыла.

Россия Конституциясе илнең төп документы. Ул дәүләтнең конституцион корылыш нигезләрен, дәүләт төзелешен, башкарма, суд һәм җирле үзидарә органнарының, кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген билгели. РФ Конституциясе илдәге иң төп документларның берсе булуына карамастан, аны үзгәртү өчен тәкъдимнәрне бары тик Президент һәм хөкүмәт кенә бирә ала. 2020 елның җәендә әлеге документка берничә төзәтмә кертелде.

«Демократиядән кешеләр бозыла»

Россия Конституциясе безгә нәрсәләр гарантияли икәнен сәясәт белгечләреннән сорадык.

Фатыйх Сибагатуллин, Дәүләт Думасы депутаты, сәясәт эшлеклесе:

Безнең бөтен нәрсәгә дә хокукларыбыз бар. Без Россия Конституциясе белән берлектә, аның нигезендә яшибез. Белем алырга да, эшләргә дә — барысына да хокукыбыз бар. Менә пенсияләрнең аз булуы, мәсәлән, Конституциядә аерым каралмаган.

СССР һәм бүгенге Конституцияне чагыштырып булмый. СССРныкында капитализм дигән әйбер юк иде. Без аны бүгенге көндә матур итеп «базар икътисады» дип әйтәбез. Шушы базар икътисадына күчү Россия Конституциясенә яңа өстәмәләр кертә. Безнең төп законнарыбыз элеккеге белән бара иде, ә системабыз үзгәрде.

Конституциянең әйбәт булып җитмәгән җирләренә өстәмәләр кереп бара. Үзгәрешләр хәзерге заманга яраклаштырылып, карап кертелә.

Өстәмәләр кертүнең халыкка файдасы бар. Мәсәлән, 1961 елда Гагаринны беренче булып космоска җибәрү белән мактандык инде без. Миңа ул вакытта 11 яшь иде. «Космос, космос», — дип дөньяга шау иттек. Ә 250 йортлы авылда бары бер генә кешедә велосипед бар иде. Менә сиңа Конституция. Ул вакытта кешеләр таякка эшләде, «трудодень» дип атыйлар иде.

Кешеләр бүген үзләренең хокукларын бик яхшы беләләр. Демократияне артык демагогия дип саный башладылар, менә монысы әйбәт түгел. Бүген демократия уйныйбыз.

Иң мөһиме — элек массакүләм матбугат чаралары бүгенге шикелле эшли алмый иде. Алар Конституция нигезендә «ых» та итә алмады. Хәзер аларны «дүртенче хакимият» дибез. Монда демократия барлыкка килгән дигән сүз, гәҗитләр теләгән әйберләрен яза, телевидение сөйли ала. Менә бу әйбер хәзерге яңа Конституциядә каралган. СССРда демократия дигән әйбер гомумән юк иде. Анда секретарь ничек әйтә, шулай була иде. Без аны чын демократия дип кабул итсәк, бу безгә уңай тәэсир итә. Демократия дисәк тә, һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Мәсәлән, телевидениедән даруга реклама ясыйлар, ә аны бит табиб кына язып бирә ала. Демократиядән кешеләр бозыла.

 «РФ Конституциясе вөҗдан иреген һәм дин тоту иреген гарантияли»

Руслан Нагиев, адвокат:

Конституциянең аспектлары бик күп. Мәсәлән, ул ирек, дәүләтнең тормыш, шәхси милеккә, балалар тәрбияләүгә тыкшынмавын, дин иреген гарантияли.

Конституцияне белергә кирәк. Ул бит зур, калын китап түгел. Мин аны кешеләргә әледән-әле укыштыргалап алырга тәкъдим итәр идем. Конституциядә Россия гражданнарының төп хокуклары күрсәтелгән.

Татарстанда яшәүче кеше буларак, миңа еш кына милли яки дини яктан гражданнарның хокуклары бозу очраклары белән очрашырга туры килә. Моңа басым ясап әйтер идем: РФ Конституциясе вөҗдан иреген һәм дин тоту иреген гарантияли. Кеше теләсә нинди дин тотарга яки бернинди дин тотмаска да хокуклы. Бер дин дә икенчесеннән өстенрәк куелмый. Шулай ук нинди милли-этник төркемгә карау да.

РФ составындагы республикаларда үзләренең дәүләт телләре укытылуы да Конституция нормаларының берсе. 2004 елда РФ Конституция судында Татарстан кешесенең дәгъвасы каралды. Ул үзенең баласына көчләп татар теле укытылу дәгъвасы белән мөрәҗәгать иткән иде. Суд Татарстан Республикасындагы мәктәпләрдә дәүләт теле — татар теле укытылу РФ Конституциясенә каршы килми дигән карар чыгарды. Әлеге карар яңадан карала да һәм гамәлдән чыгарыла да алмый. Минемчә, бүгенге Россия Конституциясе СССРныкына карый күпкә демократлаштырылган.

«Россиядә Конституциягә җитди караш җитеп бетми»

Руслан Айсин, политолог:

Конституциядә болай дип язылган: Конституция Россия гражданнарының хокукларын гарантияли. Кеше хокукларын, шул исәптән милләт хокукларын. Конституция ул төп закон дип санала. Шул ук вакытта, миңа калса, Россиядә Конституциягә җитди караш җитеп бетми. Гади халыктан нәрсәдер таләп итүе бик авыр. Ул көндәлек эш белән мәшгуль һәм аның өчен бу әйберләр бик ерак, таләп итү дә бик дөрес булмастыр. Ә менә элитадан таләп итәргә була - шул ук түрәләр, сәясәтчеләр, зыялылар, дәүләт даирәләрендәге кешеләрдән. Алар "Конституция" дип әйтәләр дә, ниндидер бер буш сүзгә әверелә. Моңа ниндидер бер эчке, изге мөнәсәбәт юк.

Без Конституцияне безгә кагылмый торган әйбер дип карыйбыз. Чынлыкта ул төп закон гына түгел, ә илдә барган сәясәтнең һәм кешегә карата булган мөнәсәбәтнең чагылышы.

Мәсәлән, АКШта Конституциягә бик җитди карыйлар һәм чынлыкта һәрбер кеше диярлек үз хокукларын белә. Анда 22 төзәтмә, Конституциягә аерым бер кушымта буларак кертелде. Кеше хокуклары турында «билль о правах» дип атала. Безгә дә миңа калса, мәктәп һәм югары уку йортларында Конституция турында күбрәк сөйләшергә кирәк. Минемчә, һәрбер кешенең өендә Конституция булырга тиеш, Татарстанныкы һәм Россиянеке дә. Ул безне тәрбияли, ягъни хокукый тәрбия бирә, ә бу безгә җитеп бетми.

Россиядә шундый бер әйтем бар: ничек эшлибез, канун буенчамы яки гаделлек буенчамы? Россиядә бу ике төшенчә аерылып тора, ягъни алар икесе ике нәрсә, ә хокук һәм гаделлек икесе бербөтен булырга, бер әйбер булырга тиеш. Әгәр без аларны аерабыз икән, димәк, нәрсәдер җитеп бетми, кайсыдыр өлкәләр аксый дигән сүз. Эшләргә кирәк. Монда хокукчылар гына эшләргә тиеш түгел, чөнки ул бик киң, тирән мәсьәлә. Социология белгечләре, фәлсәфәчеләр дә, гомумән, зыялылар эшләргә тиеш. Кешеләргә аңлатырга кирәк: Конституция ул — кешенең хокуклары гына түгел, ә аның бурычлары да, чөнки һәрбер кеше Конституция һәм аның нигезләре өчен көрәшергә тиеш. Димәк, монда Конституциянең актив һәм пассив формалары да бар, минемчә. Без әлеге дә баягы пассив форматта яшибез, Конституцияне нәрсә икәнен дә белмибез, аны якламыйбыз. Анда безгә кагылышлы мөһим нәрсәләр бик күп.

Конституциядә безнең республикаларның статусы да күрсәтелгән. Республикалар һәм җәяләр эчендә дәүләтләр дип язылган. Бу бит юридик норма гына түгел, фәлсәфи әйбер дә. Ул статусны берничек тә чыгарып атып булмый, ул — чынбарлык. Конституция чынбарлыкны гына тасвирлый дип әйтү дә дөрес булмас, ул ничектер киңрәк эш итә.

Миңа калса, Конституциянең җитешсез, эшләнеп бетмәгән яклары да бардыр. Узган ел шулай ук төзәтмәләр кертелде. Кайбер маддәләрен көчле дип әйтмәс идем. Конституция билгеле бер чорга туры килә, ягъни аңа яраклаштырыла.

1993 елдагысы Ельцин Конституциясе иде. Ул гражданнар сугышының нәтиҗәсе буларак язылды. АКШта гражданнар сугышыннан соң, Франциядә революциянең нәтиҗәсе буларак Конституция туды.

Татарстанда алай түгел. Безнең халык ихтыяры белән сугышсыз, кансыз менә бу Конституциябез барлыкка килде. Конституция ул тарихи әйберләр белән дә бәйле.

Аңа төзәтмәләр кертү яхшы якка таба үзгәрү юлыннан бара дип әйтмәс идем. Сәяси яктан - юк. Бәлки, аның ниндидер социаль яклары бардыр. Сәяси яктан ул, киресенчә, вәзгыятьне зәгыйфьләндерде, чөнки тотрыклы булган системаны какшатты. Аңлашыла да, Путин үзе өчен язды бу яңа Конституцияне. Шуңа күрә миңа калса, бу күбрәк хата булгандыр. Мин сәяси вәзгыятьтән карап әйтәм, — дип аңлатты үз фикерен Руслан Айсин.

«Федератив принцип — Россия, Татарстан өчен дә кулай»

Рәфыйк Мөхәммәтшин, Россия ислам институты, Казан ислам университеты ректоры:

Россия Конституциясе ул Федератив дәүләт Конституциясе. Конституциядә аның эченә кергән дәүләтләрнең хокуклары бик ачык язылган, шуңа күрә бүгенге көндә без РФ Конституциясе белән яшәсәк, бәлки, безнең телгә, президент исеменә кагылышлы проблемалар да чыкмаган булыр иде. Россия Конституциясендә демократик һәм федератив принциплар белән яшәү мөмкинлекләре бар дип уйлыйм. Безнең өчен иң мөһиме — Конституциядә язылганча, Россиянең федератив дәүләт булып калуы. Федератив дәүләттә, аның эчендәге дәүләтләр, мәсәлән, Татарстан өчен үзенең мөмкинлекләрен тормышка ашыру принциплары салынган.

Безнең өчен иң мөһиме — Конституциядә язылганча, Россиянең федератив дәүләт булып калуы. Федератив дәүләттә, аның эчендәге дәүләтләр, мәсәлән, Татарстан өчен үзенең мөмкинлекләрен тормышка ашыру принциплары салынган.

Бу Конституция нигезендә үзебезнең ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү мөмкинлеге бар дип уйлыйм. Конституция бер, әмма Мәскәүдәге күп кенә түрәләрнең моңа карашлары икенчерәк. Алар ни өчендер шушы федератив принциплар урынына вертикаль төзеп, аның нигезендә бөтен республика, регионнар белән идарә итәргә омтылалар. Соңгы закон проекты шуны бик ачык күрсәтә. Нигездә исә, ул Россиянең федератив принципларына каршы килә торган законнар.

Әлбәттә, бүген Россияне федератив дәүләт буларак саклап калып, ниндидер законнар өстәмичә, Татарстанның, милләтнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен Конституциядә мөмкинлекләр бар. Ләкин аларны тормышка ашыру, кызганычка каршы, башка законнар нигезендә кысылганнан кысыла бара. Мәсәлән, төзәтмәләр кертү, шул ук президент атамасына кагылу. Конституциядә ул ачыктан-ачык язылган: төбәкләр, республикалар үзләренең җитәкчеләрен ничек атау аларның карамагында дигән юллар бар. Моны Мәскәүдән ниндидер законнар чыгарып билгеләү Конституция нигезләренә каршы килә торган әйбер.

Министрларны билгеләүдә дә вертикаль оештыру һичшиксез демократик принципларга каршы килә. Россиянең федератив дәүләт буларак функцияләрен кыса дип әйтер идем.

Бүгенге Конституцияне кайбер принциплары буенча СССР Конституциясе белән дә чагыштырып буладыр. Ул да нигездә шул федератив принципка корылган дип әйтергә була. Анда автоном, союздаш республикалар, аларның дәүләт функцияләре бар иде. Идарә итү системасы — тоталитар, каты вертикаль, ягъни Конституция үзе бер, идарә итү системасы икенче иде. Конституциядәге күп принциплар тормышка ашырылмады.

Бүгенге көндә менә ул юлга кайтып калу куркынычы бар дип уйлыйм мин. Федератив принцип ул Конституциядә, ә тормышта ул башка булуы да мөмкин.

Гади халыкка аны укып, нәрсә ул унитар, федератив дәүләт дигәнне аңлап утыру кирәк тә түгел, ул аны эшләмәячәк тә дип уйлыйм. Аның өчен иң мөһиме — аның тормыш дәрәҗәсе. Дәүләт органнары, җирле идарә органнары иң беренче чиратта халыкның мәнфәгатен хәл итәргә омтылырга тиеш. Шуның өчен дә федерация безнең өчен бик мөһим һәм кулай дип әйтәбез.

Федерация булганда, теге яисә бу төбәк үзенең мөмкинлекләреннән күбрәк файдалана ала. Ул үзенең мөмкинлекләреннән чыгып халыкның ихтыяҗларын да киңрәк канәгатьләндерә, мәсәлән, икътисади, социаль өлкәдә. Каты вертикаль булса, бөтен байлыклар Мәскәүгә китә. Татарстан өчен бу мөмкинлекләр чикләнә, шуңа күрә дә федератив принцип турында гына түгел, ә аның нәтиҗәләре хакында да уйланырга кирәк. Татарстан бит донор республикаларның берсе, ул нинди дә булса, Мәскәүдән дотация көтеп утырган бер төбәк дәрәҗәсенә төшүдән ни мәгънә? Федерациянең әһәмияте шул — ул үзенең мөмкин булганча Мәскәүгә дә салым түли, үзенең проблемаларын да үзе хәл итә. Вертикаль буенча төзелгән принцип нигезендә Мәскәү бөтенесен үзенә ала һәм ничек тели, шулай бүлеп утыра. Федерация Россия өчен иң кулай принципларның берсе. Ул Конституциядә язылган. Тормышка ашырылса, әлбәттә, бөтен Россия, Татарстан өчен дә кулай булыр иде.

Аны бөтенләй тормышка ашырылмый дип әйтеп булмый. Бүгенге көндә дәүләт органнарында һаман үзәкләштерүгә омтылу бар: федератив принцип юкка чыгып бара. Мәскәү икътисади һәм башка ресурслар белән идарә итүне үз кулына ала бара инде. Федератив принципларның нигезләрен какшату дип әйтер идем мин моны, — дип аңлатты Рәфыйк Мөхәммәтшин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100